Алабугада уңайсыз һава шартларына әзер.Якындагы берничә тәүлектә синоптиклар фаразлаган уңайсыз һава шартлары аркасында шәһәрнең барлык хезмәтләре югары әзерлек хәлендә. Фараз буенча, 28 гыйнварда кар катламы 10 см артачак, алдагы 3-4 көндә кар күләме 20 см кадәр җитәргә мөмкин. Шәһәр һәм район халкына кар яву шартларындагы хәлне аңлап карауларын сорыйбыз.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр иткәнчә,
шәһәрдә юлларны кардан чистартуда 26 берәмлек техника эшли. Махсус техника йөртүчеләр һәм тракторчылар тәүлек буе, сменалап һәм ялларсыз эшлиләр.
"Идарәче компанияләр шулай ук кварталара юлларны да чистартырга әзер. Бүгенге көндә мондый кар явуга, шундый йөкләнешкә бәйле рәвештә үзәк юлларны ачу өстенлекле. Төп юлларның, шулай ук тротуарларның һәм социаль объектларга – балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм ФАПларга керү юлларының чиста булуы мөһим. Хосусый секторга аңлауны сорыйбыз, кызганычка каршы, без мондый кар яву вакытында барлык юлларны да тиз рәвештә ача алмаячакбыз", - дип ассызыклады җитәкче.
Халыкка трассаларга, якындагы шәһәрләргә чыкмаска, ял көннәренә үз планнарын яңадан карарга киңәш итәбез, чөнки бу куркынычсыз түгел.
Федераль һәм төбәк юллары буенча хәрәкәт итү кыен булачак.
Алабугада халыкны икмәк белән тәэмин итү мәсьәләсе уйланылган – "Пятерочка" пекарнялар челтәре һәм "Крендель" һәм "Печка" кебек башка шәһәр пекарнялары белән эшләнде. Он запасы бар, икмәкне өзлексез пешерәчәкләр. Кирәк булса, икмәк пешерү цехлары халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен төнлә эшләргә әзер.
Шәһәрдә бер атнага кирәкле азык-төлек запаслары бар.
Трассалар ябылган очракта ЮХИДИ һәм үзәк район хастаханәсе мәсьәләсе каралган һәм машина йөртүчеләр өчен кайнар ризык белән тәэмин итү пунктлары үз вакытында ачылачак.