

Узган елдан Татарстанда йорт этләрен мәҗбүри теркәү кертелде.
Чиплау нәрсә өчен кирәк?
Бу үз хайваныңны табуның иң яхшы ысулы, шулай ук ветеринария паспортын рәсмиләштерү һәм чит илгә чыгу өчен мәҗбүри шарт.
Чиплау куркынычсыз.
Хайванны дәүләт хайваннар клиникасында, күчмә пунктларда яки шәхси хуҗалыкларда планлы карау вакытында теркәргә мөмкин. Үзең белән РФ гражданины паспорты, ИНН һәм СНИЛС булырга тиеш. Этне шулай ук шәхси клиникада чипларга, ә аннары мәгълүматларны кертү өчен дәүләт ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 2026 елның 1 маена кадәр хезмәт күрсәтү бәясе 350 сум тәшкил итәчәк.
Җаваплылык
Йорт хайваннарын теркәү буенча таләпләрнең һәм аларны тоту кагыйдәләренең үтәлешен профильле хезмәтләр күзәтә. Теркәлү булмаса, аның хуҗасына беренче тапкыр кисәтү ясалачак яки 2000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф билгеләнәчәк. Кабат бозган өчен штраф 5000 сум тәшкил итәчәк. Өч айдан өлкәнрәк хайванны сатып алганда хуҗасы аны 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Көчекне өч айга җиткәнче чипларга өлгерергә кирәк.
Алабуга районы дәүләт ветеринария клиникасы элемтәләре:
Алабуга районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе, Алабуга шәһәре, Азин ур., 155. Эш режимы: 8.00 –17.00 кадәр, шимбә-якшәмбе– ял көне (кизү торучы табиблар бар). Кабул итү бүлмәсе телефоны: +7 (855)575-71-04.