ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫНА ЮРИДИК ЗАТЛАРДАН 134 МЕҢНӘН АРТЫК ЭЛЕКТРОН ГАРИЗА КИЛГӘН

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның мартында юридик затлар һәм теркәү органы арасында үзара хезмәттәшлекнең йөз процент электрон форматын билгеләгән закон үз көченә керүгә бер ел булды. Хәзер кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә барлык гаризалар алардан бары тик цифрлы форматта гына кабул ителә. Күрсәтелгән чорда (2025 елның 1 мартыннан) Татарстан Росреестрына юридик затлардан электрон рәвештә 134,4 меңнән артык гариза килгән. Бер ел элек (әлеге канун үз көченә кергәнче), алар 100 меңнән аз гына күбрәк иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International