РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЛАРЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау кысаларында Татарстан Республикасында хәзер ике зур республика проекты буенча гариза бирү кампанияләре бара:

1. Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия апараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына республика конкурсы. Ул районнарда һәм урыннарда профилактика чараларын үткәрә алырлык яшь кешеләрне, белгечләрне һәм профилактика белән кызыксынган аудиторияне укытуга җибәрергә мөмкинлек бирүче бәйге. Гаризаны 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр бирә ала.

2026 елның 26 мартына кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://atmrt.ru/youngassistant.

Барлык материаллар белән матбугат пакеты: https://disk.360.yandex.ru/d/tLyJ660-rwJVlw.

2. «Сценарий» республика сценаристлары конкурсы. Ул яшь иҗатчыларга сценарий язуда үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Аларның иң яхшы эшләре буенча куркынычсызлык темасына театр тамашалары гамәлгә ашырылачак.

Гаризаны 16 яшьтән 35 яшькә кадәр һәркем бирә ала. 2026 елның 30 мартына кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://atmrt.ru/profeelart.

Барлык материаллар белән матбугат пакеты: https://disk.yandex.ru/d/YKNwc_WSwRlNRA.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International