РОСМОЛОДЕЖЬ ЧИТТӘН ТОРЫП ГРАНТ КОНКУРСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СЕЗОНЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ БАШЛАДЫ

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Росмолодежь читтән торып грант конкурсының беренче сезонына гаризалар кабул итә. Бәйге 2011 елдан бирле уздырыла. Бу вакыт эчендә 30 меңнән артык яшь россияле үзенең социаль инициативаларын һәм хыялларын тормышка ашырды.

Бүген конкурс яңадан социаль проектларның яшь авторлары – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары өчен ачык. Катнашучылар «Россия яшьләре» платформасында 2026 елның 15 апреленә кадәр теркәлә. Бу сезонда иң зур грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Конкурска 18 номинациянең берсендә катнашырга була.

Конкурста теркәлүгә сылтама: https://myrosmol.ru/events/b546fb62-2019-4fd3-9fe7-d98fc269f5d9.

 Конкурсның тулы кагыйдәләре белән бәйгене уздыру турындагы игълан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның рәсми сайтында һәм «Россия яшьләре» ФДАИСта танышырга була: https://myrosmol.ru/events/b546fb62-2019-4fd3-9fe7-d98fc269f5d9.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International