ТАТАРСТАНЛЫЛАР ПОЧТА АША ТАЛПАН ТЕШЛӘҮДӘН ИМИНИЯТЛӘШТЕРЕЛӘ АЛА

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. «Антиклещ» ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап 30дан артык мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International