Банк кешбэгы – банк программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар. Мондый керем салым салына торган дип танылмый һәм НДФЛдан азат ителгән. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе банклардан кергән керемнәргә кертемнәр буенча процентлар рәвешендә салым салынуын искә төшерә.