ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Росреестры регионара Роскадастр белән берлектә комплекслы кадастр эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Иң популяр сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.

Татарстанда көннәр җылыну белән талпаннарның активлык сезоны башланды. Ул гадәттәгечә апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә. Медицина учреждениеләрендә беренче тешләү очраклары теркәлгән инде.

#Экояз 2026 конкурсы кысаларында Милли мәгариф үзәгенең 1нче гимназиясе укучылары “Канатлы дусларга ярдәм ит” экологик акциясендә актив катнаштылар.

5 апрель көнне Казанда «Колибри» X Халыкара балалар иҗаты конкурсы узды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үтте, ә оештыручысы – «Иҗат территориясе» фестиваль хәрәкәте.

Бүген «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Алабуга-АРТ» III муниципаль конкурсының сайлап алу туры узды. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары арасында безнең медиклар сәләтле кешенең һәрнәрсәдә сәләтле булуын кабат исбатладылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы яшьләрне апрель аен кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга чакыра. «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында бай чаралар циклы әзерләнгән.

6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары бар.

Росмолодежь конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Әгәр синдә социаль инициатива бар икән, аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга вакыт. Росмолодежь конкурсы. Грантлар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Алабугада Ленин мәйданында «Дөньяга мәҗлес» традицион гастрономия фестивале уңышлы узды. Гаиләләрне, дусларны һәм кунакларны җыйган чара чын мәгънәсендә зәвык һәм иҗат бәйрәменә әверелде.

3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Анталиядә дөньякүләм әһәмияткә ия масштаблы вакыйга - «World Ethnosport Forum» VIII халыкара этноспорт форумы узды. Бу – кешелек мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше буларак традицион спорт төрләрен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру өчен халыкара җәмәгатьчелекнең көчен берләштергән уникаль мәйданчык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International