Алабугада "Көмеш" волонтерлар– битараф булмаган өлкән буын кешеләре хәрәкәте актив үсеш алды, алар үз вакытларын һәм көчләрен башкаларга ярдәм итүгә багышлыйлар. Бүген командада 40 тан артык ветеран исәпләнә.
Узган ялларда Алабугада санитар икеайлык кысаларында зур өмә узды. Шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, үзләре янындагы территорияләрне, шәһәр киңлекләрен җыештырырга чыктылар.
Мобиль поликлиника 6 апрельдән 10 апрельгә кадәр Костенеево авылында Яңа Бистә ур., 9 адресы буенча эшләячәк. Костенеево авылы халкын 5 нче Чаллы шәһәр хастаханәсе табиблары караячак.
Алабуга районында 15 апрельдән юлларда чокырлар ремонтлана башлый. Бу хакта Район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Эшләр юл өслегенең торышын яхшыртуга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
«Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре өчен каникуллар аеруча илһамландыргыч үтте: алар танылган шагыйрә, тәрҗемәче Вера Петровна Хәмидуллина белән иҗади очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында Вера Петровна һөнәри серләре белән уртаклашты. Моннан тыш, язучы мавыктыргыч итеп әдәби классиклар, Россия буйлап сәяхәтләре турында сөйләде
«Интурмаркет» XXI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Түбән Новгород ярминкәсе» АҖ һәм «Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ (Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручы) төбәкара партнерлык турында килешүгә кул куйдылар.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Интеллект-үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» XV Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бүген дәүләт ярдәме алучыларның керемнәр өлешендәге категорияләрен карарбыз. Яңа ярдәм чарасы бары тик эшләүче ата-аналарга гына каралган. Ягъни мөрәҗәгать итү елыннан алдагы ел өчен керемнәреннән физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) түләнгән гражданнарга.
Инде дүртенче тапкыр Алабуганың тарихи үзәгендә «Дөньяга мәҗлес» фестивале узачак. Ул һәр шимбәдә Ленин мәйданында оештырыла.
6 апрель көнне 18: 00 сәгатьтә "Барс" яшьләр үзәгендә (Нефтьчеләр проспекты, 29а) "Ата- аналар кунак бүлмәсе" акциясе кысаларында мәктәп укучыларының һәм яшүсмерләрнең ата-аналары өчен махсус очрашу узачак.