26-28 март көннәрендә Зәйдә "Давыдов Арена" боз сараеда 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча ТР Беренчелегенең финал этабы узды. Алты ай дәвам иткән каты көрәш, дистәләгән матчлар, меңләгән шайбалардан соң иң көчле командалар ачыкланды.
Бүген Алабуганың туристлык инфраструктурасын үстерү өчен мөһим вакыйга булды. Директор Эльмира Туканова йөзендә «Сәүдәгәрләр бистәсе» муниципаль учреждениесе һәм директор Тимур Габбасов йөзендә «Аттракцион‑СЕРВИС» ҖЧҖ вәкилләре масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куйдылар.
Конкурсантларның осталыгын йолдызлы жюри – федераль телепроектлар экспертлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан индустриянең әйдәп баручы белгечләре бәяләде.
Алабуганың гаилә командаларын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура‑спорт комплексы фестивалендә катнашырга чакырабыз. Бу вакыйга гаилә багланышларын ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
4 апрель көнне 12.00 сәгатьтә сезне кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәртергә сәләтле хәйрия вакыйгасына чакырабыз. «Астра» тернәкләндерү үзәгенә ярдәм йөзеннән «Кама» укыту театрында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итүче хәйрия концерты оештыра.
Муниципаль җир контроле нәтиҗәләре турында мәгълүматлар Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. Ә барлык кызыксынган затлар мәҗбүри таләпләрне бозу турында мәгълүмат алачак.
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Алабуга галимнәре Казанда XIII Халыкара фәнни-гамәли форумда чыгыш ясадылар. "Яшьләр һәм балалар" милли проекты һәм " Фән һәм технологияләр унъеллыгы" фәнни-гамәли проекты кысаларында халыкара форум узды. Чарада 11 илдән 2500дән артык кеше катнашты.
26-28 март көннәрендә Алабугада «Ялкын» журналы призларына 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышлар җиңел атлетика манежында узды. Монда республиканың 41 районыннан 345 спортчы көч сынашты, шул исәптән 9 Алабуга егете.
«Алабуга 24» телеканалы сюжетында Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин 2026 елда район территориясендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында нинди эшләр планлаштырылуы турында сөйләде. Программада 2014 елга кадәр файдалануга тапшырылган күпфатирлы йортларның ишегаллары катнаша.