«Дөньяга мәҗлес» гастрономия фестивале шәһәребез халкын гастрономия ачышлары белән сөендерүне дәвам итә. Бу шимбәдә, 28 мартта, Ленин мәйданында тәмле ризык яратучылар өчен болан итеннән аш әзерләделәр.
Төньяк капкаларны торгызу – эстетик яңарту гына түгел. Бу Спас соборына аның беренчел кыяфәтен кайтаруга, һәйкәлнең рухи һәм архитектура бөтенлеген торгызуга мөһим адым. Соборны реставрацияләү дәвам итә. Оештыручылар барлык теләүчеләрне Алабуганың мәдәни мирасын саклау эшенә кушылырга чакыра.
Башкалада кул сугышы буенча Россия беренчелеге старт алды, ул бөтен илдән иң көчле спортчыларны җыйды. Татарстан Республикасы данын осталык, көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтергә әзер булган бердәм команда яклый.
Сезонның финал узышы Алабуга чаңгычылары арасында күркәм традициягә әверелде. Бу ярышны “Эссен Продакшн АГ” АҖ компаниясе оештырды.
Алабугада бәйлелекләрне һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалауга, аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган укыту сессиясе үткәрелде.
Конкурс Россия Хәрби диңгез флотының 330 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Иҗади ярыш гражданлык-патриотик кыйммәтләрне ныгытуга һәм яшүсмерләр арасында Россиянең диңгез даны тарихы һәм традицияләре белән кызыксыну уятырга, шулай ук илнең тарихи мирасын популярлаштыруга һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, «Идел буе театры» балалар һәм яшьләр театр коллективларының округ фестиваленең VII сезонына йомгак ясалды. Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм уздыру елларында округның иң эре иҗтимагый театр проектларының берсенә әверелде.
Бүген студиядә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Самат кызы Әхмәтова кунак булды.
«Эссен Продакшн АГ» компаниясе массакүләм спорт үсешенә актив ярдәм итә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Сезне чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага чакырабыз.
Алабуга районы җитәкчеләренең шәһәр киңәшмәсендә «Астра» тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова учреждениенең 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирде һәм агымдагы елга планнары белән уртаклашты.