Ташламаларга хокукны раслау җиңеләйде. Моны хәзер Мах мессенджерында QR-код ярдәмендә башкарырга була. Бу кәгазь таныклык йөртмәү өчен уңайлы ысул.
Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 елгы ПУ-79 номерлы Указын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls/) 2026 ел башыннан “Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, ТР милкендә яисә муниципаль милектә булган, ТР шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акционер җәмгыятьләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында” социологик сораштыру үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Алабуга халкы Александр бакчасын үзгәртү буенча үз идеяләрен онлайн-сораштыруда түбәндәге сылтама буенча җиткерә ала: https://forms.yandex.ru/u/69d90082068ff0418000120f
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк. Бу хакта 2026 елгы декларация кампаниясе турындагы брифингта Идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Ә. Бакиров исемен йөртүче 1 нче номерлы Музыка мәктәбеннән яшь вокалистка “Созвездие-Йолдызлык” гала-концертында призлы урын яулады.
Татарстан Рәисе тарафыннан хупланган проект яңадан кайта. «Күрше»не гамәлгә ашыру дәверендә безнең районда 3 проект җиңеп чыкты. Алар кысаларында 12дән артык чара узды. Быел фестивальдә катнашуга гаризалар кабул итү 20 апрельдә башланды һәм 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Юридик затлар өчен ярдәмнең иң зур суммасы 500 мең сумга кадәр, физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы М.В. Ломоносов исемен йөртүче Мәскәү дәүләт университеты, Социаль-мәдәни инициативалар фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсе белән берлектә үткәрә.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы” АҖ хәбәр итүләренчә, 21 апрельдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Тугаров ур., 39 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
18 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә «Тоталь диктант» акциясенә кушылды. 2026 елда «Тоталь диктант» акциясенең авторы – язучы-прозаик, публицист, XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, филология фәннәре докторы, «Зур китап» премиясе лауреаты, А.М. Горький исемендәге әдәбият институты ректоры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Варламов.
Мәскәүнең “Россия” милли үзәгендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Әлеге мөһим чара барышында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәте тапшырылды.