Чарада Россия Федерациясенең 50 төбәгеннән 1270тән артык укучы һәм әти-әниләр катнашты. Алабуга политехника көллиятенең 1-2 курс студентлары уку лабораторияләрендә кунаклар өчен һөнәри тәҗрибә күрсәттеләр.
«Барс» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен «Бердәм тәрәзә» рәвешендә киңәйтелгән кабул итү оештырылды. Дүрт сәгать дәвамында 21 хезмәт белгече квалификацияле ярдәм күрсәтте, шул исәптән социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, хәрби комиссариат, юридик хезмәтләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре.
Яз «Яшь десантчы» яшьләр (яшүсмерләр) клубы тәрбияләнүчеләре өчен бай һәм актив булырга вәгъдә итә. Шәһәребезнең Ветераннар берлеге һәм «Разведка» балалар һәм яшүсмерләр үзәге командасы алдында хәрби‑патриотик тәрбиянең яңа офыклары ачыла. Клубта катнашучылар беренчеләрдән булып хәрби‑тактик дәресләр өчен өр кирәк-яраклар алды.
Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.
Җылы һава торышы башлану белән янгыннар саны арта, шул исәптән урман янгыннары да. Шуңа бәйле рәвештә «Түбән Кама» милли паркында 15 апрельдән янгын куркынычы чоры башлануы турында игълан ителде. Бу турыда 31 марттан 58-п номерлы карарга учреждение җитәкчесе кул куйган.
25 апрель көнне 17.00 сәгатьтә "Барс" яшьләр үзәгендә "Безнең йорт - Россия" концерты уза. Сезне тирән эчтәлекле җырлар, җылы атмосфера һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Боларның барысын да ветераннарның "Кызыл канәфер" халык хоры коллективы әзерли.
Кунаклар бай программага чумдылар. Григорий Галкин шоуы яхшы кәеф тудырды. Сәхнәдә шәһәр артистлары, шулай ук җирле музыка мәктәпләренең яшь талантлары һәм педагоглары балкып торды.
Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Сезне рәхмәт һәм Ватанга мәхәббәт белән тулы ватанпәрварлык концертына чакырабыз. Программада буыннарны берләштерүче иҗади номерлар һәм рухи чыгышлар.
18 апрельдә Алабугада аш-су традицияләрен, сәнгатьне һәм гомуми бәйрәм атмосферасын берләштерүче чираттагы «Дөньяга мәҗлес» гастрофестивале узачак. Чара сәг. 11:30да башлана.