ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Идарәче компанияләр вәкилләре "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими рәвештә халык белән очрашулар үткәрә. Фикер алышу үзәгендә –  планлаштырылган карарлар һәм булачак ишегалды территорияләрен төзекләндерү схемалары.

Россиядә 2025 ел өчен керемнәр турында хисап тапшыру буенча декларация кампаниясе башланды. Әгәр хисапны турыдан-туры салым органына, вәкаләтле оешмага яки онлайн тапшыру мөмкинлеге булмаса, почта аша җибәрү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Бу РФ Салым кодексы белән регламентланган. Салым декларациясен кыйммәтле почта юлламасы белән җибәрү яхшырак.


27
февраль, 2026 ел
җомга

Алабугада "Кышны озату" бәйрәме вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. 28 февральдә сәг. 10:00 дән 15:00 гә кадәр чаралар уңаеннан вакытлыча кайбер урамнарны ябачаклар.

     2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы.

Татарстанда "ракета куркынычы " режимын керттеләр. Әгәр дә сез бинада булсагыз, аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез. Лифттан файдаланмагыз!

Кадерле дуслар! 27 февраль көнне 16:30 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсе сезне «АННА АЛДЫНДА СТОП – КРАН-СТОП КРАЙ!» чарасы уза. Очрашуда безне Яр Чаллы шагыйрәсе Полина Кордюкова-Яковлева сөендерәчәк, ул үзенең «Сигнал уты» дигән яңа китабын тәкъдим итәчәк.

Көннең программасы бай һәм интерактив булды. Институт кунаклары студентлар кабул итү буенча рәсми кагыйдәләрен белеп кенә калмыйча, шәкертләр атмосферасына да чума алдылар. Укучылар өчен студентлар белән җанлы аралашу һәм «Миссия: киләчәкне саклаучы» мавыктыргыч команда квесты оештырылды, аның барышында абитуриентлар һәр факультетның үзенчәлекләре белән таныштылар.

Домофоннар белән бәйле мошенниклык схемасы җинаятьчеләр арасында һаман да киң таралган. Җинаятьчеләр подъезд буенча күршеләр исеменнән корбаннар белән мессенджерлар аша элемтәгә керә.

​Алабуга спортчылары 24 февральдә Екатеринбургта узган авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 109 кг га кадәр авырлык категориясендә Алабуганың "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Кәримов уңышлы чыгыш ясады. Ярышта Тимур бронза медаль яулады.

«Татарстанда кыш» проекты республика халкын төрле һәм кызыклы вакыйгалар белән сөендерүен дәвам итә. Бу юлы безнең камералар Георгий паркында узган «Безнең төбәк кошлары» экология чарасын төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International