“Алабуга” махсус икътисади зонасы” АҖ хәбәр итүенчә, 17 февральдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Стахеевлар ур., 3 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
14 февральдә «Чебурашка» паркында «Кар бабайлары сугышы» исемле кызыклы бәйге булып узды. Катнашучылар күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, ярышларда катнаштылар һәм күңел күтәренкелеге алдылар.
Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе. 1 февральдән хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук хәрби белем бирү оешмасының беренче курсында укучыларга айлык пособие күләме 19 308 сумга кадәр артты.
Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 500 чакыру кабул иткән, шуларның 70е-балаларга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр вакыт аралыгында сәг. 11:58 дән 13:04 кә кадәр Татарстан өсте күгендә "язгы кояш интерференциясе" күзәтеләчәк. Бу кояш нурлары тараткан радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин.
Барлык алабугалыларны заманча музыка һәм әдәбият сәнгате атмосферасында үткәрергә чакырабыз! "ФАРТИССИМО" - китапханәдә яңа чара!
Сез беләсезме, ислам финанслары гадәти банк системасыннан нәрсә белән аерыла? Ни өчен анда процентлар каралмаган, килешүләр ничек эшли һәм финанс өлкәсендә шәригать нормаларын үтәүне кем күзәтә?
Хәтер музеенда 6 класс укучылары Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Балалар Муса Җәлилнең балачагы, мәктәп еллары һәм комсомол яшьлеге, фронттагы һәм фашист әсирлегендәге батырлыклары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Шагыйрьнең концлагерь төрмәләрендә язган шигырьләре балаларга аеруча тәэсир итте, алар ихтыяр көче һәм Ватанга мәхәббәт символына әверелде.
Өч көн дәвамында кунакчыллык индустриясенең заманча трендларын Алабуганың туристлык җәлеп итүчәнлеген үстерү өчен ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез. Катнашучыларны илнең төрле төбәкләреннән хезмәттәшләре һәм экспертлары белән җанлы аралашу көтә.
Узган ялларда Алабугада сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында төрле буыннарны берләштергән традицион митинг узды. Бу чарада мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Әфганстанда гомерләрен биргән солдатларны искә алу өчен җыелган өлкән сыйныф укучылары катнашты