Татарстан бизнесы хәзер салым законнарындагы үзгәрешләр турында оператив мәгълүмат ала һәм ясалма интеллект ярдәмендә тикшерүләргә әзерләнә ала. Telegram һәм МАХ мессенджерларында эшләүче «Эшмәкәр ярдәмчесе» чат-боты эшли башлады
Почта адресатның телефон номеры буенча посылкалар җибәрергә мөмкинлек бирүче яңа хезмәтне эшләтеп җибәрде. Онлайн рәсмиләштергәндә адресатның халыкара форматтагы телефонын кертү дә җитә. Почта бүлекчәсеннән җибәргәндә аны почта хезмәткәренә тапшырырга гына кирәк.
Полилингваль комплекста " Юлда күренеп тор!" яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге оештырылган. Укучылар үз яшьтәшләре арасында буклетлар һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны актив тараталар.
Бу ялларда Казанда кул сугышы буенча ТР Беренчелеге булып узды. Анда «Яшь десантчы» яшьләр-яшүсмерләр клубы һәм «Разведка» клубы тәрбияләнүчесе Яхьяев Әмирхан чыгыш ясады. 75 кг га кадәр авырлык категориясендә 16-17 яшьлекләр арасында ул, үзенең осталыгын һәм көчен раслап, лаеклы 1 урынны яулады.
Ветераннар советы хәрби хәрәкәтләр зонасында булган хәрбиләребез өчен чираттагы гуманитар йөк әзерләде. Әлеге инициативалы акция Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә, аларны рухи яктан ныгытуга юнәлдерелгән һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
«Тиз акча эшләү» тәкъдиме ярдәмендә җинаятьчеләр яшьләрне диверсияләр һәм террорчылык актлары кылу өчен яллыйлар, бүләк вәгъдә итәләр.
Квитанцияләрдәге суммалар сораулар тудырырга мөмкин, шуңа күрә, әйдәгез, мондый исәпләүләрнең нәрсәдән килеп чыгуын ачыклыйк
20 гыйнварда 15нче сайлау округы депутаты Юрий Сергеевич Окунев күпфатирлы йортлар вәкилләре, округ активы һәм волонтерлар белән очрашты. Очрашу дустанә атмосферада узды һәм районда тормыш сыйфатын яхшырту белән кызыксынган битараф булмаган гражданнарны җыйды
12 февральдә 14: 00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының яңартылган декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе ачыла.
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы М.В. Ломоносов исемен йөртүче Мәскәү дәүләт университеты, Социаль-мәдәни инициативалар фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсе белән берлектә үткәрә.