1 гыйнвардан «Пушкин картасы» программасының банк-операторы ВТБ булачак.
Алабугада район Башлыгының традицион Яңа ел чыршылары узды. Бу махсус бүләк күп балалы гаиләләрдәге һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче 2000гә якын баланы сөендерде.
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлый.
Резиденция сезне 22 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, 15:00дән 21:00гә кадәр «Гуляй» паркында көтә. Проект «Татнефть»ГАҖ ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстанда 3 класслы куркынычлы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыелган.
23 декабрьдә тагын бер сезонлы шугалак ачылды. Чара «Татарстанда кыш» проекты кысаларында оештырылды. Бәйрәм кунакларын кышкы әкият элементлары белән бәйрәм рухы каршы алды. Чараның программасында иҗат коллективлары чыгышлары, зур курчаклар белән күңел ачу активлыгы, шулай ук гаилә белән чәй эчү оештырылган иде.
«Алабуга-Skills» V ачык республика һөнәри осталык конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс ярышлары 2026 елның 2 февраленнән 7 февраленә кадәр узачак. Чара ТР Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм эшче һөнәрләрен үстерү һәм хезмәт абруен күтәрү эшендә мөһим вакыйга булып тора.
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков эш сәфәре кысаларында Алабуга районында булып китте. Визит барышында ул түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды, анда төрле ведомстволар һәм социаль хезмәтләр вәкилләре җыелган иде. Фикер алышуның төп темасы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары.
Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2025 елның 16 декабрендә төзелгән 389 номерлы килешүе нигезендә, Татарстан Республикасында 2026 елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы һәм шәхси эшкуарлар өчен иң түбән хезмәт хакы күләме (МРОТ) айга 28 160 сум күләмендә билгеләнгән.
2025 елның беренче ун аенда Татарстан халкы почтоматлар ярдәмендә 30 000 нән артык почта җибәрүе алды, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Бу сервис мөмкинлекләрен киңәйтү һәм автоматик җайланмалар урнаштыру өчен урыннарны уйлап сайлау нәтиҗәсендә килеп чыкты.