Дуслар, исегезгә төшерәбез, быелдан Россиядә кишәрлектә үскән балтырган өчен җир участогы хуҗаларына штраф сала башлаячаклар. 2026 елның 1 мартыннан башлап кишәрлек хуҗалары балтырган һәм башка куркыныч инвазив үсемлекләргә каршы көрәш чараларын күрергә тиеш.
Кече торак пунктларында өй интернетына ихтыяҗлык турында сорау алу тәмамланып килә. Цифрлар министрлыгы дәүләт элемтәсенең база инфраструктурасын булдырган, әмма әлегә өй интернетына кереп булмый торган авыллар да бар. Сораштыру шундый торак пунктларда яшәүчеләр арасында үткәрелә.
Террорчылыкка каршы милли комитет 2006 елның 10 мартында «Террорчылыкка каршы тору турында» федераль законның һәм Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында» боерыгының үз көченә керүенә бәйле рәвештә оештырыла
2 марттан 8 мартка кадәр Алабуга үзәк район хастаханәсендә йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт тематик атналыгы узды.
Республика халкы өчен яхшы хәбәр: безне киләсе атна ахырында кечкенә каникуллар көтә! Агымдагы елда җомга, 20 мартка туры килгән Ураза бәйрәме уңаеннан эш графигына түбәндәге үзгәрешләр кертелә
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 8 мартта, шәһәрнең гуманитар штабларында күңелле очрашу булды. Чараның инициаторлары «Яшь Гвардия» яшьләр оешмасы вәкилләре. Аларга хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылды.
Дөньяда беренче «Җиңү поезды» иммерсив күчмә күргәзмәсе Татарстанга киләчәк. Казан халкы һәм кунаклары 8-10 март көннәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы кабатланмас күргәзмәне күрә алачак, аннары экспозиция Яр Чаллыга юл тота, анда 11-14 март көннәрендә булачак.
Бүген "Йолдызлык" мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур һәм эмоциональ концерт узды. Чара кысаларында хатын-кызларны әлеге матур бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул гүзәл затларга язгы кәеф, хатын-кыз бәхете, игелек һәм шатлык теләде.
Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашты. Очрашу барышында башлык инициативалы һәм үсешкә омтылучы яшьләр белән танышты.
12 мартта 11: 00 сәгатьтә АМР Советының кече залында (Нефтьчеләр проспекты, 30) район башлыгы Рөстәм Нуриев эшмәкәрләр белән очрашачак.