Ураза бәйрәме уңаеннан, 20 март көнне 13.00 сәгатьтә "Чебурашка" паркында барыгызны да гаилә бәйрәменә чакырабыз! Үзегезгә һәм балаларыгызга шатлык, күңел ачу һәм яхшы тәэсирләр белән тулы көн бүләк итегез! Без төрле яшьтәге кунаклар өчен бай программа әзерләдек.
Бүген җинаятьчеләр яшүсмерләрне вербовкалау өчен социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны актив куллана. Максат – аларны җинаять кылырга мәҗбүр итү. Бу нәрсә белән яный? Төрмәгә утыру белән. Росссия Җинәять кодексының кайбер маддәләре буенча җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, ә кайбер очракларда — 14 яшьтән дә.
25 март көнне 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк. Чараның темасы: “Электрон ташу документларын куллануга күчү турында”.
Татарстаннан ике проект “Хезмәт итү” Бөтенроссия премиясе финалында! Республикадан берьюлы ике проект иң яхшылар рәтенә керде һәм Җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көндәшлек итәчәк.
Хөрмәтле Алабуга халкы! Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте кисәтә, 20 марттан соң Түбән Кама ГЭСына су агызу көтелә. Шуңа бәйле рәвештә плотинадан алып Алабуга шәһәренә кадәрге участокта бозга керү катгый тыела.
Алабуга муниципаль районы җыелма командасы спортчыларын, «Алабуга политехника көллияте» ДАҺБУ студентларын, пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә искиткеч нәтиҗәләр күрсәтүләре белән котлыйбыз.
Алабуганың 3 нче номерлы балалар китапханәсе‑филиалында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мавыктыргыч чара узды.
20 март көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәләр.
Көньяк Сахалинда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының халыкара этабы тәмамланды. Монда «Алабуга Политех»ның беренче курс студенты Артем Семенов бик яхшы нәтиҗә күрсәтте: ул «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре (bim)» компетенциясендә көмеш медаль яулады.
Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдир иттеләр. Хәзер коллективны Александр Борисович Попов җитәкләчәк. Яңа баш табиб белән медикларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзе таныштырды.