Алабугада 19 мартта 17: 00 сәгатьтә Ә.Н. Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә «Классика буяулары» проекты кысаларында иҗади очрашу узачак. Чара легендар совет һәм Россия композиторы – илебез мәдәниятендә танылган музыка авторы Александр Зацепинның 100 еллык юбилеена багышлана.
21 мартта 11:30 сәгатьтә Алабуганың Ленин мәйданында гастрономия фестивале уза. Бөтен шәһәр халкын һәм кунакларны ял көннәрен кызыклы итеп уздырырга: тәмле пылау авыз итәргә, йолдызлы кунаклар белән аралашырга һәм бәйрәм кәефе алырга чакыралар.
Яз җитү белән сулыклардагы боз гаять куркынычка әверелә. Бу чорда кешеләр һәм техниканың боз астына китүе белән бәйле һәлакәтләр куркынычы арта. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм коткаручыларның кисәтүләренә игътибар итергә киңәш итә.
Татарстанда газлаштыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында торак йортлар урнашкан бакча ширкәте җирләре чикләренә кадәр газны бушлай үткәрәләр.
«Иң яхшы укытучы» конкурсының республика этабында Алабуганы өч педагог тәкъдир итә. 16-19 март көннәрендә Казанда «Россиянең иң яхшы укытучысы» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларының төбәк этабы уза.
Алабугада өлкән сыйныф укучылары өчен Шәһәр эшкуарлары советы һәм ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе катнашында һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. Чара чыгарылыш укучыларын эшмәкәрлек өлкәсендәге үсеш мөмкинлекләре белән таныштыруга һәм яшьләр стартапларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Ул мәктәп укучылары һәм тәҗрибәле бизнесменнар арасында ачык диалог рәвешендә узды.
Бүген Кырымның Россияга кушылуына 12 ел тулды. Татарстан белән Кырымны күп нәрсә бәйли. Шуңа күрә безнең республикада бу вакыйгага аеруча җылы мөнәсәбәт.
17 март көнне Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында аеруча шау-шулы һәм күңелле булды! Биредә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру буенча спорт чарасы узды
Алабугада туристлык сервисы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр белән мөһим очрашу узды. Чара тармакны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, яңа кадрлар җәлеп итү һәм уңышлы проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Очрашу кысаларында җирле яшьләр оешмасы җитәкчесе Алексей Нагин чыгыш ясады.
Татарстанда көзге-кышкы ау сезоны тәмамланды. Хайваннар дөньясы объектларын аулау турындагы хисапны аучылар почта аша җибәрергә мөмкин. Табылган аучылык ресурслары турында мәгълүматны рөхсәт биргән ведомство адресына заказлы хат белән теләсә кайсы почта бүлекчәсендә җибәрергә була.