КУЛЛАНУЧЫ ӘЛИФБАСЫ: КИЕМДӘГЕ КИМЧЕЛЕКЛӘР АЧЫКЛАНГАН ОЧРАКТА КУЛЛАНУЧЫГА НИЧЕК ДӨРЕС ЭШ ИТӘРГӘ?

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Товар сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага һ.б.) төгәл билгеләнгән таләпләр белән ике нөсхәдә төзелгән язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъваның бер нөсхәсен сатучыга кул куеп тапшырырга, яисә хат белән (иң яхшысы-заказлы хәбәр белән) җибәрергә кирәк.

 

КУЛЛАНУЧЫ ТАЛӘПЛӘРЕН КАНӘГАТЬЛӘНДЕРҮ ВАКЫТЛАРЫ:

Кулланучы таләп белдергән очракта, дәгъва алынганнан соң 10 көн эчендә:

· товарның сатып алу бәясен тиешенчә киметү турында;

· кулланучы яисә өченче зат тарафыннан товарның җитешсезлекләрен төзәтү чыгымнарын каплау турында;

· товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару турында;

· сыйфатсыз товар сату яки товар турында тиешле булмаган мәгълүмат бирү нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән зыянны каплау турында.

Дәгъва алынганнан соң 7 көн эчендә, әгәр кулланучы товарны алмаштыруны таләп итсә, ә мондый товарның сыйфатына өстәмә тикшерү уздырырга кирәк булган очракта – тиешле таләп куелган көннән алып 20 көн эчендә.

Товарның кимчелекләрен бетерү турында таләп язылган көнгә вакыт язма рәвештә билгеләнгән булса, 45 көннән дә артык түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International