ПРОФИЛАКТИКА – СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕ!

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Алабуга үзәк хастаханәсе өлкәннәр поликлиникасының гомуми тәҗрибә табибы Зөлфия Миникаева пациентлар өчен йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау темасына әңгәмә үткәрде. Бу турында Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул җентекләп аңлатканча, инфаркт, инсульт, диабет һәм онкология кебек җитди авырулардан иң яхшы яклану — сәламәт яшәү рәвеше. Профилактика нигезендә берничә гади, ләкин нәтиҗәле кагыйдә ята:

- баланслы туклану

- даими физик активлык

- тәмәке тартудан тулысынча баш тарту

- алкоголь куллануда чамалылык

- стресс белән идарә итә белү

- проблемаларны иртә ачыклау өчен даими рәвештә медицина тикшерүе узу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International