Идел буенда эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» масштаблы проектына гаризалар кабул итү башланды. Проект икътисадый сектор предприятиеләре командаларын берләштерә, алар спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда ярышачак.
Кичә Алабуга районы Ветераннар иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясе узды. Монда район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Чара Ветераннар бергәлеге вәкилләрен, активистларны һәм мәртәбәле кунакларны берләштерде. Биредә 5 еллык эшкә йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
Ремонт шәһәрнең 21 урамында узачак. Юл эшләрен берничә подряд оешмасы алып барачак. Бу эшләрне тиз һәм барлык нормаларны үтәп башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Эш күләме шактый. Язгы чорда эшләр Әйләнгеч шоссе, Нефтьчеләр, Төзүчеләр, Чапаев, Чулман, Мәрҗани, Пролетар, Интернациональ, Яшьләр, Б.Урманче, Нечаев һәм Автомобильчеләр урамнарында башкарылачак.
Яз җитү белән йорт һәм участокларны тәртипкә китерү гадәти күренеш. Әмма бу көнкүреш калдыкларын теләсә кайда ташларга була дигән сүз түгел.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «СОЛЛЕРС» ГАҖ Директорлар советы рәисе Адил Ширинов белән очрашты. Әңгәмә барышында компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикерләштеләр: стратегик планнардан алып предприятие алдында торган актуаль чакыруларга кадәр.
Пасха төнендә, 12 апрельдә алабугалыларга уңайлы булсын өчен 8 нче номерлы махсус автобус маршруты йөриячәк. Ул Спас һәм Покровский соборларына кадәр бара. Автобус дин тотучыларга бәйрәм хезмәтенә барырга һәм өйләренә кире кайтырга ярдәм итәчәк.
Чисталык һәркемнән башлана: «Өй янындагы бакча» скверында язгы өмә узды. Битараф булмаган алабугалылар яраткан ял итү зоналарының берсендә тәртип урнаштыру өчен берләште. Алар юлларны һәм мәйданчыкны чүп-чардан тазартты, шулай ук яшь үсентеләргә үсергә җиңел булсын өчен узган елгы коры үләнне җыеп алды.
8 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Пенза өлкәсе дәүләт әдәби-мемориаль музейлары берләшмәсе җыентыгыннан (Пенза шәһәре) “Олеся. Полесье табышмагы” һәм А.С. Пушкин дәүләт музее җыентыгыннан “Рус рәсем графикасы” (Мәскәү шәһәре) экспозицияләре ачылды.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә яңа белгеч. 4 нче микрорайон поликлиникасына быел участок терапевты Арина Хан эшкә килде. Арина Александровна тумышы белән Алабудан. 2025 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Ижевск дәүләт медицина академиясе дипломын алган.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Рания Ильясова Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында икенче урынны яулады.