ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2026 ел
сишәмбе

Алабуга районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программага 214 ишегалды территориясе кергән. 2020 елдан 2025 елга кадәр 201 ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылган, бу программа буенча барлык территорияләрнең 93,9% тын тәшкил итә.

Бүген шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. "Кышны озату" бәйрәмендә актив катнашканнары өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән предприятиеләр, учреждениеләр һәм активистлар бүләкләнде. Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.

«Адымнар‑Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының инглиз теле мөгаллиме «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты исемен алды.

"Август-Алабуга" үз хезмәткәрләрнең даими үсешен стратегик өстенлек буларак карап, персоналны укытуга эзлекле рәвештә инвестицияләр кертә. Хезмәт базарындагы вәзгыятьне, заводның үсеш планнарын һәм законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, укыту программалары даими рәвештә яңартыла һәм төзәтелә.

31 мартта 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу кампаниясе тәмамлана. Димәк, бу ай тәмамланганчы матбугат басмаларына алдагы чор бәяләре буенча язылырга була.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына шундый 52 зона турында белешмәләр кертелгән. Бер ел элек аларның саны 24 иде. ТР буенча Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына караганда, бу зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләре чикләрендә, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.

Сезгә “Дәүләт хезмәтләре. Йорт” яңа мобиль кушымтасының кулланучылары булырга тәкъдим итәбез.Ул сезгә торак-коммуналь хуҗалыгының барлык мәсьәләләрен үз смартфоныгыз аша хәл итәргә ярдәм итәчәк.


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Ленин мәйданында Идел буе халыкларының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс узды. «Дөньяга мәҗлес» гастрономия фестивале алабугалыларны Ленин мәйданында кабат җыйды. Чираттагы шимбә очрашуы тәмле пылау әзерләүгә багышланган иде.

Алабуга районында өлкәннәр озатуыннан башка төнлә еш кына балигъ булмаган балалар урамда йөри. Җаваплы хезмәтләр мәгълүматларына караганда, 2025 елда район территориясендә тыелган вакытта урамда булган балаларны һәм яшүсмерләрне ачыклауга юнәлдерелгән 119 профилактик рейд үткәрелгән.

23 март көнне 15: 30 сәгатьтә Ә.Бакиров исемендәге 1нче номерлы балалар музыка мәктәбендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Г. Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле әдәби‑музыкаль кичә узачак. Чарада татар композиторларының музыкаль әсәрләре яңгырый, алар үзенчәлекле атмосфера тудырачак һәм шигъри юлларның матурлыгын ассызыклаячак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International