Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына шундый 52 зона турында белешмәләр кертелгән. Бер ел элек аларның саны 24 иде. ТР буенча Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына караганда, бу зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләре чикләрендә, шулай ук Буа, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.
23-29 март көннәрендә Россиядә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы уза.
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 13 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта урам һәм балалар җиһазлары спецификациясе төзелгән, документлар җитештерүчеләрдән сатып алу стадиясендә. Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары «БиПиум» системасына йөкләнгән һәм килештерү уза.
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификатны рәсмиләштерү башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә
20 мартта «Чебурашка» паркында Ураза бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай программа әзерләде. Кунаклар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашып, бүләкләр алдылар, ә балалар күңел ачты һәм татлы мамык белән сыйландылар
Алабуга – Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе, бай тарихы, матур табигате һәм кабатланмас архитектурасы булган популяр туристлык юнәлеше. Сезне Алабуга муниципаль районында «Ата-бабалар сукмаклары» маршруты буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
Язгы ташу чорына әзерлек кысаларында шәһәр территориясендә яңгыр һәм дренаж системасын чистарту эшләре актив алып барыла. Чаралар су басуны булдырмауга, шулай ук кар һәм яңгыр суларын өзлексез агызып җибәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Ураза бәйрәме уңаеннан, 20 март көнне 13.00 сәгатьтә "Чебурашка" паркында барыгызны да гаилә бәйрәменә чакырабыз! Үзегезгә һәм балаларыгызга шатлык, күңел ачу һәм яхшы тәэсирләр белән тулы көн бүләк итегез! Без төрле яшьтәге кунаклар өчен бай программа әзерләдек.
Бүген җинаятьчеләр яшүсмерләрне вербовкалау өчен социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны актив куллана. Максат – аларны җинаять кылырга мәҗбүр итү. Бу нәрсә белән яный? Төрмәгә утыру белән. Росссия Җинәять кодексының кайбер маддәләре буенча җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, ә кайбер очракларда — 14 яшьтән дә.
25 март көнне 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк. Чараның темасы: “Электрон ташу документларын куллануга күчү турында”.