Домофоннар белән бәйле мошенниклык схемасы җинаятьчеләр арасында һаман да киң таралган. Җинаятьчеләр подъезд буенча күршеләр исеменнән корбаннар белән мессенджерлар аша элемтәгә керә.
Алабуга спортчылары 24 февральдә Екатеринбургта узган авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 109 кг га кадәр авырлык категориясендә Алабуганың "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Кәримов уңышлы чыгыш ясады. Ярышта Тимур бронза медаль яулады.
«Татарстанда кыш» проекты республика халкын төрле һәм кызыклы вакыйгалар белән сөендерүен дәвам итә. Бу юлы безнең камералар Георгий паркында узган «Безнең төбәк кошлары» экология чарасын төшерделәр.
Кар явып тору шартларында, яшь алабугалылар ярдәмгә килә. "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" активистлары һәм Алабуга политехник көллияте волонтерлары үзләренең игелекле миссияләрен дәвам итә – кар чистарту буенча адреслы ярдәм күрсәтәләр.
"Алабуга" махсус икътисади зонасы " АҖ хәбәр итүенчә, 27 февральдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Стахеевлар ур., 3 адресы буенча торбаүткәргечнең авария участогын алыштыру сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
25 февральдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә ТР Күңелле һәм тапкырлар клубының район сайлап алу этабы уены узды. Залдагы атмосфера чын-чынлап кайнар иде: командалар Алабуганы республика дәрәҗәсендә тәкъдир итү хокукы өчен көрәштеләр.
Яшь гвардиячеләр һәм "Без бергә" гуманитар штабы волонтерлары тирән гражданлык җаваплылыгы һәм теләктәшлек хисе белән махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Бу инициатива – безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча штабның системалы эше.
2023 елның 25-28 февралендә Алабугада «ЗазерКамье» III Бөтенроссия театр сәнгате фестивале уза, ул Россиянең урта һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар театр коллективлары өчен уникаль мәйданчык булды. Фестивальне «Таткультрессурсүзәк» ДБУ ярдәмендә «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» ДАҺБУ оештыра.
Алабуганың 8 нче мәктәбендә капиталь ремонттан соң заманча бассейнны ачу тантанасы узды. Объектны төзекләндерүгә җирле бюджет 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Ремонт барышында су әзерләү системасы тулысынча яңартылды.
Безнең һәрберебезнең тормышында барысы да без планлаштырганча бармый торган мизгелләр була. Эштәге проблемалар, шәхси тормыштагы кыенлыклар яки көтелмәгән хәлләр стресс һәм билгесезлек тудырырга мөмкин. Әмма шуны истә тоту мөһим: мондый мизгелләрдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше бар!