ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2026 ел
җомга

Алабугада “Иллюзион” кинотеатрында “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” вакансия ярминкәсе узды. Чараны “Россия эше” кадрлар үзәге оештырды. Ул Алабуга районының төп эш бирүчеләре булган эре предприятиеләрдән башлап үзмәшгульләргә кадәр берләштерде.

26 апрельдә бөтен дөньяда Чернобыль фаҗигасе корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу кешелек тарихында онытылмас эз калдырган фаҗигале вакыйга. Быел Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тула.

 

«Алабуга» махсус икътисади зонасы " АҖ хәбәр итүенчә, 24 апрельдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Красногвардейская ур., 24 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнә.

Роскомнадзор җитәкчелегенә каршы терракт омтылышы булдырылмый калды. ФСБ Роскомнадзор җитәкчеләренә теракт әзерләүгә катнашы булган җиде кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте.


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Алабугада полиция, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шулай ук медицина хезмәтләре катнашында террорчылыкка каршы комплекслы укулар уңышлы тәмамланды.

ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе - 2026 кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантаналы чара сәләтле укучыларны җыйды. Алар арасында Алабуга муниципаль районы вәкилләре дә бар иде.

39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика семинары узды.

24 апрельдә Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара агач утырту акциясе узачак. Чара кысаларында 1 гектар мәйданда 4000 чыршы утырту планлаштырыла. Бу урман фондын торгызуга ярдәм итә һәм һәлак булган солдатларга  хөрмәт билгесе булачак.

Алабугада «Дөньяга мәҗлес» гастрономия фестивале үзенең чикләрен киңәйтә һәм актив эшмәкәрләрне, җитештерүчеләрне хезмәттәшлеккә чакыра! Һәр шимбә Ленин мәйданы шәһәр кешеләрен һәм туристларны җәлеп итү үзәгенә әверелә. Без сезнең продукцияне сату һәм брендны үстерү өчен менә дигән мәйданчык булдырабыз.

Бәйгедә катнашучыларга Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 81 еллыгына хәрби эпизод инсталляциясенең иң оригиналь һәм кызыклы бизәлешен уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәк. Конкурста катнашучылар 1941-1945 елларның теләсә нинди хәрби эпизодын сайлый алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International