ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Алабуганың «Урман бал кортлары» яшь хоккейчылар командасы 2015-2016 елгы яшүсмерләр командалары арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында финалга чыгып, икенче урынны яулады.

Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чарада катнашучылар 5 мең ылыслы агач утыртты. Агачларны  Олы Тарловка авылы артында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы янындагы урманчылык территориясендә утырттылар.

Апрель аеның башыннан старт алган олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан республикасының 42 шәһәр-районыннан, болардан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсе, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәреннән дә катнашучы милләттәшләребез бар.

Алабугада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы кысаларында агарту очрашуы узды. Анда Алабуга политехник көллиятендә укучы балигъ булмаган укучылар, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге органнары вәкилләре катнашты.


24
апрель, 2026 ел
җомга

Алабуга халкын һәм кунакларны 25 апрельдә 12:00 сәгатьтә Ленин мәйданында узачак «Дөньяга мәҗлес» гастрономия фестиваленә чакырылар. Чара төрле яшьтәге кешеләр өчен чын зәвык, гореф-гадәтләр һәм аралашу бәйрәме булырга вәгъдә итә. Фестивальнең алып баручысы шоумен һәм артист Григорий Галкин булачак. Ул бәйрәм кәефе тудырачак, программаны юмор һәм дәрт белән үткәрәчәк.

Хөрмәтле алабугалылар! Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан һәм сугыш геройларын искә алу йөзеннән сезне якыннарыгызның батырлыгын искә алырга чакырабыз.

Алабуга районында җәмәгать урыннарын җыештыру буенча комплекслы эш алып барыла

Алабугада Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Пустобаевага котлау хатын тапшырды.  Җиңү көне алдыннан иң өлкән яшьтәге алабугалы истәлекле котлау алды.

«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында «Барс» яшьләр үзәге белгече тарафыннан 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен ике профилактик дәрес узды. Очрашуның темасы: «Җиңел юл: анализдан үсешкә» –  мәгариф даирәсендә эзәрлекләүләрне кисәтү.

Урман янгыннарын булдырмау, торакны, инфраструктураны һәм табигый территорияләрне яклау максатларында 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International