ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Инде өченче көн Морт авылында мобиль поликлиника эшли. Монда Яр Чаллы белгечләре көн саен 30лап авыл кешесен кабул итә. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Волга‑Вятскуправтодор» ФКУ «Волга» М‑7 федераль трассасында хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә. Чикләүләр Тойма елгасы күпере аша чыгуга кагылачак — ул Татарстан Республикасында автомобиль юлының 1032 нче километрында урнашкан.

Татарстанлыларга ракета куркынычы булганда нәрсә эшләргә кирәклеген искәрттеләр. Мондый хәбәрнамә алганда, барлык коммуникацияләрне сүндерергә һәм үзең белән документлар, телефон, акча, башка кирәкле әйберләр алып, подвалга төшәргә кирәк.

Без Габдулла Тукайның 140 һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган X Бөтенрәссәй "Тарих эзләреннән" рәсем бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Алабугада кешеләргә бәйлелекне, шул исәптән наркотик һәм психоактив матдәләрне җиңүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән махсус курс башланды. Чараның инициаторы һәм оештыручысы – Павел Дернов исемендәге «Трезвение» җәмгыяте. Җәмгыять шәһәрнең Спас соборы каршында эшли.

"Алабуга"  МИЗ " АҖ хәбәр итүенчә, 12 мартта сәг. 11:30дан 19:00гә кадәр Пролетар ур., 16 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле,  берничә адрес буенча салкын су тапшыру чикләнә.

Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне  кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга  мөмкинлек бирә.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Алабуга политехник көллияте студентлары һәм укытучылары махсус хәрби операция уздыру зонасында булган Россия хәрбиләренә актив ярдәм күрсәтә. Якын арада көллият буржуй мичләренең чираттагы, инде бишенче партиясен җибәрәчәк. Бу юлы көллият командасы 15 мич ясады, алар сугышчыларга елның салкын вакытында ярдәм итәчәк.

Алабуга районында хәзер сукбай этләр турында тиз вакыт эчендә хәбәр итү өчен Telegram-бот эшли.

Быел яз сулы булыр дип көтелә: кар күп яуганлыктан, аның эрүе аркасында кайбер территорияләр – бигрәк тә үзәнлекләрдәге шәхси йортлар– куркыныч зонасына эләгергә мөмкин. Су басу нәтиҗәләрен киметү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен алдан ук куркынычсызлык чараларын күрү мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International