ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

Хөрмәтле алабугалылар! Сезнең игътибарга ишегалды юлларын җыештыру графигын тәкъдим итәбез. Кар күп яуганнан соң, коммуналь өлкә хезмәткәрләренең эшләре артты. Ишегалларында кар чистарту эшләре этаплап башкарылачак.

Алабугада Олимпия уеннарының бронза призеры, атказанган спорт мастеры, дөньяның элеккеге өченче ракеткасы Надежда Петрованың  "Теннис буенча турниры" узачак.

Кибеттә товарлар сатып алганда кулланучылар чектагы саннар бәягә туры килмәгән вәзгыять белән очраша. Гадәттә, сатучылар моны бәяләр актуаль түгел һәм аны алыштырырга өлгермәгәннәр (онытканнар) һәм кулланучыга кассада хакны ачыкларга кирәк, дип аңлаталар. Бу вәзгыятьтә кулланучының гамәлләре?

Халыкның күпсанлы үтенечләре буенча декабрьдә шәһәр буенча яңа өстәмә маршрут эшләтеп җибәрделәр. Ул 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр 8 нче маршрут буенча йөри. Әлеге рейс шәһәр буенча кичке вакытта йөрү ихтыяҗын каплый. 8 нче маршрут Нечаев, Мәрҗани, Әйләнгеч шоссе, Нефтьчеләр һәм Казан урамнары буенча шәһәр ахырына кадәр бара һәм кире шул ук маршрут буенча кайта.

Алабугада ачык һавада боз шугалаклары эшли башлады. Шәһәрдә һәм районда тимераякта шуу өчен 7 мәйданчык эшли. Алабугада шугалаклар "Бердәм Россия" спорт комплексы һәм "Чемпион" физкультура һәм сәламәтләндерү комплексы, "Меридиан" сәүдә үзәге артында, 9нчы урта мәктәп һәм 10нчы күппрофильле лицей территориясендә урнашкан.

22 декабрьдән Алабуганың "Гуляй" паркында Кыш Бабай резиденциясе ачылачак. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары көн саен бирегә чакырабыз. Резиденция 11 гыйнварга кадәр 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли.

2025 елның 17 декабрендә Хлыстово авылында яшәүче Гатиннар гаиләсе гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Рәшит Шакир улы һәм Әнисә Сәмик кызы 18 250 көн буе бер юлдан баралар, тормыштагы ыгы-зыгыларны бергәләп җиңеп, зур казанышларын бәйрәм итәләр.

«Pro будущее» иртә һөнәри юнәлеш программасы кысаларында 30 нчы «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләре өчен һөнәрләр дөньясын ачуны дәвам итәләр.


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Без «Геройлар династиясе» проектының сизелерлек үсешен күрсәтергә шатбыз. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә туганнары махсус хәрби операция кысаларында бурычларын үтәгән яшүсмерләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Синең көчең коды» уникаль гамәли модуле узды.

Алабугада "Яшьләр" стадионында шәһәрнең төп чыршысын урнаштырдылар. Биредә яшел гүзәл янында стадионда актив ял итү зонасы урнашачак. Тиздән 7 метр биеклектәге һәм 12 метр озынлыктагы  тау, кышкы карусель, чаңгы трассасы барлыкка киләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен сәүдә оештырылачак, кафелар эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International