Россия почтасы искә төшергәнчә, Яңа ел алдыннан Татарстанда яшәүчеләр илнең төп тылсымчысы — Кыш Бабайга 162390, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты» адресы буенча гына түгел, ә башка әкият персонажларына да хатлар яза ала. Почта хезмәткәрләре кышкы геройларның төгәл адреслары белән уртаклаштылар.
Алабуганың 2нче спорт мәктәбен тәмамлаган Алексей Щербаков яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады.
25-31 декабрьдә Яңа ел тамашалары авыл җирлекләрендә узачак. Алабуга районының Үзәк клуб системасы яңа ел каникулларында 2-12 гыйнварда шулай ук авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен уен мәйданчыклары, мастер-класслар, дискотекалар оештыра, ә 13 гыйнварда Иске Яңа елны бәйрәм итү оештырыла.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, патентның гамәлдә булу вакыты 31 декабрьдә тәмамланса, салым салуның патент системасы кысаларында салым 28 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Хөрмәтле ата-аналар һәм кызыксынучан балалар! Сезне 21 декабрьдә, якшәмбе көнне 10:00 сәгатьтә Казан урамы, 89 адресы буенча көтәбез.
KODA TEAM студиясе солистларының «Антресольләрдә серләр» кышкы хисап ретро-концерты узачак. Концерт кунаклары диско һәм поп-рок хөкем сөргән, ә хитлар һәр тәрәзәдән яңгыраган чорның тылсымлы атмосферасына чумачак.
"Алабуга" МИЗ" АҖ хәбәр итүенчә, Разведчиклар урамындагы 56 нчы йорт адресы буенча 18 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк. Сәбәбе – аварияне бетерү.
Алабугада бәйрәм алдыннан муниципалитеттан 2 меңгә якын бала Яңа ел бүләкләре алачак. Алар арасында 14 яшькә кадәрге 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Районда шундый 211 гаилә бар, аларда 745 бала тәрбияләнә.
Хөрмәтле Алабуга халкы! Грипп, ОРВИ һәм яңа коронавирус инфекциясе вирусларының активлашуы белән бәйле рәвештә, шулай ук санитария-эпидемиология законнары таләпләрен үтәү йөзеннән Алабуга үзәк район хастаханәсендә чикләү чаралары көчәйтелә.
Сезне «Хезмәт итү» Бөтенроссия премиясендә катнашучылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Мәдәният идарәсе җитәкчесе Диләрә Азһәм кызы Камалованы тәкъдир итәбез. Премиядә ул «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә «Алабуга-Арт» проектын тәкъдим итә.