4 декабрьдә «STAMMTISCHKLUB/түгәрәк өстәл артында очрашулар» немец телен яратучылар клубында ачык ишекләр көне узды, анда 29 кеше катнашты. Алар арасында Казан федераль университетының Алабуга институтының чит телләр факультеты студентлары һәм клуб активистлары да бар иде.
Алабугада 2026 елда Төзүчеләр урамы үзгәрәчәк. Быел Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектлары үзгәрде. Төзүчеләр урамында яңа уңайлы тротуарлар барлыкка киләчәк, яшелләндерү һәм яктырту эшләре башкарылачак. Башта челтәрләр алыштырыла, шуннан соң комплекслы төзекләндерү эшләре башланачак. Бу хакта шәһәр киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Эшләрнең якынча бәясе 45,8 млн. сум тәшкил итә.
"Чемпион" ФСКнда инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган Спартакиада уңышлы тәмамланды. Бу чара балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде.
9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата- Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
Илебезнең пестицидлар базары лидеры «Август» фирмасы АҖнең җитештерү мәйданчыгы булган «Август-Алабуга» предприятиесе актив социаль сәясәт алып бара һәм даими нигездә Алабуганың төрле учреждениеләренә һәм оешмаларына, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган категорияләренә хәйрия ярдәме күрсәтә.
"Алабуга" МИЗ " АҖ хәбәр итүенчә, 10 декабрьдә 9:00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчыга кадәр Гассар Казан урамнары киселешендә бикләү арматурасы алыштырылу сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
«Барс» яшьләр үзәгендә ярдәм итү теләге белән дистәләгән кешене берләштергән хәйрия ярминкәсе узды. Чара үзара ярдәмләшү, гаять җылы һәм рухи атмосферада узды.
Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру максатыннан шәһәр урамнарында "Алабуга, яктырт!" акциясе узды. Чара яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) куллануны популярлаштыруга һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу Ватанны саклауда гаять зур батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәткән гражданнарны хөрмәтләү көне. Бу көн сугыш традицияләренең дәвамлылыгын һәм буыннарның Россия империясе геройларыннан алып Россия Федерациясенең хәзерге геройларына кадәр бәйләнешен символлаштыра.
«Кече шәһәрләрдә бизнесны үстерү» бизнес-форумында катнашу өчен Алабугага Мәскәү, Екатеринбург, Сарапул, Йошкар-Ола, Суздаль һәм башка шәһәрләрдән 200дән артык эшмәкәр килде. Бүген чараның спикерларының берсе бизнес-тренер Максим Поташев кәсәбәчеләр белән очрашты.