ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

1-10 декабрь көннәрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза. Алабугада 5231 инвалид яши. Быел алар цчен 146 чара һәм дәрес оештырыла. Бу хакта Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон сөйләде.

Төрекмәнстан студентлары өчен "Закон буенча яшәү: ни өчен бу отышлы? Коррупция шәхес һәм җәмгыять үсешен тоткарлый" дип аталган куратор сәгате уздырылды. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елның ун аенда Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу буенча 16 595 килешү теркәгән, шул исәптән 9 245 - кредит акчаларын җәлеп итеп. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткечләр 16 871 һәм 11 004 тәшкил иткән. Шул рәвешле, күчемсез милекнең беренчел базарында кредитлар кулланып килешүләр төзү өлеше узган ел 65% тан агымдагы елда 55% ка кадәр кимеде.

“Алабуга” МИЗ” АҖ хәбәр итүенчә, 3 декабрьдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Первомайская ур., 40а адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, кайбер адыреслар буенча салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

1-10 декабрьдә Алабугада Инвалидлар декадасы уза. Бу чорда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ттөрле чаралар планлаштырылган, шулай ук мәдәният, спорт һәм башка хезмәтләр учреждениеләренә баруга ташламалар бирелә.

Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада дәвам итә. Чара «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре хезмәткәрләрен берләштерә.

Закон нигезендә сатучы (башкаручы) кулланучыга товарлар турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш

2025 елның 1 декабрендә Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада узды. Барлыгы 50 дән артык кеше катнашты. Баш хөкемдар-Раил Шәрәфиев. 

2024/2025 җитештерү циклы йомгаклары буенча «Август» фирмасы АҖнең формуляция заводлары авыл хуҗалыгы культураларын яклау өчен 57,9 млн л/кг продукция җитештергән.

2025 елның 10 аенда Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу буенча 16 595 килешү теркәгән, шул исәптән 9 245 - кредит акчаларын җәлеп итеп. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткечләр 16 871 һәм 11 004 тәшкил иткән. Шул рәвешле, күчемсез милекнең беренчел базарында кредитлар кулланып килешүләр өлеше узган ел 65% тан агымдагы елда 55% ка кадәр кимеде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International