Ашыгыч хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылырга тиеш. Безнең районнан 80нән артык кешене чакыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Алабуга һәм Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков.
«СтройРемонт» ҖЧҖ белгечләре районның барлык территориясендә урам фонарьларының торышын даими тикшереп торалар һәм барлык төзексезлекләрне, бигрәк тә паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында төзәтәләр. Моннан тыш, шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү программасы кысаларында Алабугада урамнарны яктыртуны яңарту буенча зур эш башкарылды.
СОЛЛЕРС компаниясе Ульяновскта җитештерелә торган Sollers ST9 флагман тулы приводлы пикапларын сата башлавы турында хәбәр итә. Автоматик коробкалы һәм пружиналы арткы асылмалы яңа автомобильләр Sollers рәсми дилерлык үзәкләрендә 3 349 000 сумнан сатып алырга мөмкин.
Татарстанда җәй – меңләгән вакыйга, миллионлаган елмаю һәм бетмәс-төкәнмәс бәйрәм хисе ул! 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр без бергәләп матур сезон үткәрдек: 3500 дән артык вакыйга республика тормышын музыка, спорт, иҗат һәм яңа танышулар белән баетты. Кечкенә мастер-класслар, ишегалды очрашулары, спорт ярышлары, фестивальләр һәм бөтенроссия күләмендәге вакыйгалар Татарстан халкын һәм кунакларын берләштерде.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы” АҖ хәбәр итүенчә, 2 октябрь көнне 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр проспектындагы 1а адресы буенча ябык көйләү арматурасы алыштырылу сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан Александр Поповның «Көтә» эше иң яхшысы дип танылды. 2025 елның 25 сентябрендә «ФормАРТ» фестивален ябу тантанасы кысаларында Идел буе федераль округының иң яхшы граффити-рәссамнарын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең Социаль фонд бүлеге тарафыннан 100 гә якын мәгариф хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнде. Алуга хокук мәгариф учреждениеләрендә 25 ел дәвам иткән махсус стаж эшләгәндә һәм кирәкле күләмдә пенсия коэффициентлары туплаганда (2025 елдан – 30) барлыкка килә.
Җир кишәрлекләре, күчемсез мөлкәт һәм транспорт чаралары милекчеләре 2024 елга милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш. Бары тик ике ай вакыт кала.
Бүгенге көндә шәһәрдә җылылык белән тәэмин итү 99% тәшкил итә. Хәзерге вакытта барлык объектларга да диярлек җылылык бирелгән, дүрт торак йорттан, ике балалар бакчасыннан һәм бер мәктәптән кала. Тоткарлануның сәбәбе – магистральдәге басымның тотрыксыз булуы.
Алабуга эшмәкәрләрен «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкиле һәм Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды вәкиле катнашында семинар-киңәшмәгә чакырабыз.