ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстаннан ике проект “Хезмәт итү” Бөтенроссия премиясе финалында! Республикадан берьюлы ике проект иң яхшылар рәтенә керде һәм Җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көндәшлек итәчәк.

Хөрмәтле Алабуга халкы! Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте кисәтә, 20 марттан соң Түбән Кама ГЭСына су агызу көтелә. Шуңа бәйле рәвештә плотинадан алып Алабуга шәһәренә кадәрге участокта бозга керү катгый тыела.

Алабуга муниципаль районы җыелма командасы спортчыларын, «Алабуга политехника көллияте» ДАҺБУ студентларын, пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә искиткеч нәтиҗәләр күрсәтүләре белән котлыйбыз.

​Алабуганың 3 нче номерлы балалар китапханәсе‑филиалында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мавыктыргыч чара узды.

20 март көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәләр.

Көньяк Сахалинда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының халыкара этабы тәмамланды. Монда «Алабуга Политех»ның беренче курс студенты Артем Семенов бик яхшы нәтиҗә күрсәтте: ул «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре (bim)» компетенциясендә көмеш медаль яулады.


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдир иттеләр. Хәзер коллективны Александр Борисович Попов җитәкләчәк. Яңа баш табиб белән медикларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзе таныштырды.

Алабугада 19 мартта 17: 00 сәгатьтә Ә.Н. Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә «Классика буяулары» проекты кысаларында иҗади очрашу узачак. Чара легендар совет һәм Россия композиторы – илебез мәдәниятендә танылган музыка авторы Александр Зацепинның 100 еллык юбилеена багышлана.

21 мартта 11:30 сәгатьтә Алабуганың Ленин мәйданында гастрономия фестивале уза. Бөтен шәһәр халкын һәм кунакларны ял көннәрен кызыклы итеп уздырырга: тәмле пылау авыз итәргә, йолдызлы кунаклар белән аралашырга һәм бәйрәм кәефе алырга чакыралар.

Яз җитү белән сулыклардагы боз гаять куркынычка әверелә. Бу чорда кешеләр һәм техниканың боз астына китүе белән бәйле һәлакәтләр куркынычы арта. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм коткаручыларның кисәтүләренә игътибар итергә киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International