ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары сезне ачык шугалакка чакырабыз! Ачык һавадагы шугалак "Бердәм Россия" спорт комплексы артында урнашкан.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлык гражданнарны «Гадел билге» мобиль кушымтасыннан файдаланырга чакыра.

31 декабрьдә маршрут автобуслары 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Төп Яңа ел программасын үткәрү урынына алар ярдәмендә барып җитәргә мөмкин булачак. Бәйрәм Яшьләр стадионында уза. 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә биредә бөтен гаилә өчен зур бәйрәм программасы башлана! Чара 21.00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген, яңа 2026 ел алдыннан, гадәттәгечә, Танай урманында чаңгы трассасында Кыш Бабай призына чаңгы ярышы узды.

Яңа ел төнендә Алабуганың өч чиркәвендә бәйрәм литургиясе үткәреләчәк. Барлык теләүчеләрне Яңа елны гыйбадәт кылырга һәм рухи бердәмлектә каршы алырга чакыра. Алдагы 365 көнгә фатиха алып, елны күңел сафлыгыннан башлау өчен менә дигән мөмкинлек бу.

«Кама» укыту театры каршындагы мәйданчыкта Алабуга районында яшәүче җиде төп халыкның милли колориты белән бизәлгән җиде яңа ел чыршысы урнашкан. Проект – учреждениеләрне иң яхшы бизәү конкурсында җиңүче.

Алабугада 13 гыйнварга кадәр бәйрәм мәйданчыклары эшләячәк, алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен паркларда һәм скверларда күп кенә чаралар планлаштырылган.

2-13 гыйнварда сезне матур вакыйгалар һәм онытылмас тәэсирләр белән тулы мавыктыргыч программа көтә! Бу вакытта районыбызның авыл мәдәният учреждениеләрендә төрле бәйрәм чаралары узачак, алар балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык һәм күңел ачу бүләк итәчәк.

Без сезнең өчен матур чыгышлар, бәйрәм көйләре һәм искиткеч сюрпризлар белән төрле программа әзерләдек. Бәйрәм атмосферасы белән бергә ләззәтләнү, дуслар белән аралашу һәм Раштуа шатлыгын уртаклашу өчен безгә кушылыгыз!

Алабуга һәвәскәрләр футбол лигасы җитәкчеләре Игорь Соловьев һәм Илнур Гыйльмуллин "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International