18 март бөтен Россия өчен үзенчәлекле көн булачак! Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Кырымның Россиягә кушылуы көнендә "Россия – гаиләләр гаиләсе" бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак. Акция нәрсә турында? Россия – бердәм гаилә, анда һәр халык үз традицияләрен саклый, әмма уртак бәхет өчен бергә эш итә. Нәкъ менә әлеге берләштерүче идеягә багышланган да инде акция.
9-15 март көннәрендә Алабуга үзәк район хастаханәсендә С гепатитын профилактикалау атналыгы узды. Чараның төп максаты – район халкына вирустан саклану чаралары турында сөйләү һәм иртә диагностикалауның мөһимлеген ассызыклау. Профилактика гомерне саклап кала ала, чөнки С гепатиты еш кына симптомсыз уза.
Шәһәр планеркасы кысаларында район Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Константин Новый 2026 елга масштаблы үсеш планнарын тәкъдим итте. Торак төзелеше өстенлекле булып кала бирә. Җитәкче сүзләренчә, агымдагы елда районда 60 мең м2 торакны файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәсе «Фигыль белән йөрәкләрне яндырырга...» III муниципаль укучылар конкурсында катнашырга чакыра.
Алабуга политехника көллиятендә зур өмә узды: студентлар бергәләп территорияне кардан чистартуга чыктылар. Бу көнне көллиятнең уку корпуслары җанланды. Яшьләр уртак максат – уку йортында укучы һәм эшләүче һәркем өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру өчен берләштеләр.
Татарстанда "Халык инспекторы" кушымтасы уңышлы эшли. Бу урамнарда тәртип урнаштыруның гади ысулы.
Республикада кулланучылар хокукларын бозу очраклары буенча кайнар линия эшли, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Кайнар линия 15 март билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган.
Алабугада гастрономия фестивале ачылды. Яңа проектны тантаналы рәвештә Ленин мәйданында башлап җибәрделәр. Хәзер һәр шимбәдә 12:00 сәгатьтә биредә Идел буе халыкларының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер‑класслар узачак. Беренче дәресне удмурт кухнясының традицион ризыгына багышладылар.
Үз сәламәтлегең турында кайгырту – сүздә генә түгел, гамәлдә булырга тиеш. Диспансеризация мөмкин булган куркыныч авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.
«Барс» яшьләр үзәгендә «Террорсыз дөнья» профилактик чарасы узды. Анда район мәктәпләренең 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Очрашуның максаты – яшүсмерләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеяләренең таралуын кисәтү, шулай ук радикаль төркемнәр тарафыннан кулланыла торган алдап яллау һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләү.