ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Ювелир төгәллек һәм яңа мөмкинлекләр: бөер кистасын лапароскопия рәвештә алу хәзер Алабуга үзәк район хастаханәсендә дә мөмкин. 2025 ел Алабуга үзәк район хастаханәсенең хирургия хезмәте табиблар тәҗрибәсендә яңа юнәлеш - бөер кистасын лапароскопия ярдәмендә кисеп алу уңышлы кертелде.

"Алабуга" МИЗ" АҖ хәбәр итүенчә, 21 гынварда 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә иске арматураны алыштыру сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнә.

2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык юкка чыгарыла. Физик затлар өчен исәпкә куелуны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә раслаячак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны үзгәртергә туры килмәячәк, алар үз көчен саклый.

Татарстан Росреестры 2026 елның 1 гыйнварыннан хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую өчен документлар юридик затлар булган крестьян (фермер) хуҗалыклары, шулай ук тиҗәрәт булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, гараж кооперативлары, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары, милекчеләр ширкәтләре тарафыннан мәҗбүри рәвештә электрон рәвештә тапшырырга тиешлеге турында хәбәр итә.

Шәһәр планеркасында район башлыгы «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 10 А сыйныфы укучысы Никита Макаровны олимпиадаларда уңышлары өчен котлады.

Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев лаеклы бүләкләр тапшырды.


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

"Түбән Кама" милли паркының визит‑үзәгендә "Чыршы" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Үз кулларың белән могҗиза" конкурсында катнашучыларның күңелгә хуш килгән чыршы күргәзмәсе ачылды. Бу чара гаилә конкурсында катнашучыларны берләштерде һәм беркемне дә битараф калдырмаган гаҗәеп эшләрне күрсәтте.

Пилотсыз система гаскәрләре хәрбиләре өчен дошманның коралларын һәм хәрби техникасын юк иткән өчен өстәмә түләүләр билгеләнгән. Бүләкләү суммасы биш мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Казандагы сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр итте.

"Без бергә" гуманитар штабында "Тормышны коткарабыз!" махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле вакыйга булды.

2010-11 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Монда Алабуга спортчылары үзләренең чын көрәшчеләр икәнлекләрен кабат расладылар.  Аларның һәркайсы күренекле спорт осталыгын гына түгел, ә гаять зур рухи көч, үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International