ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Әгәр сезгә Дәүләт хезмәтләре исеменнән шалтыратсалар һәм конфиденциаль мәгълүматны, мәсәлән, хисап язмасыннан логин һәм парольне ачуны сорасалар, аларны атамагыз. Дәүләт хезмәтләренә ярдәм итү хезмәте беркайчан да мондый мәгълүматлар сорамый.

Алабуга музейлары навигация-2025 сезонында 45 меңгә якын турист кабул иткән. Баплыгы шәһәр ярларына 254 теплоход тукталган. Саннар үзләре үк сөйли: җәй айларында Алабуга музейларында һәм күргәзмә залларында 44 704 турист булган. Алар барысы да шәһәргә Идел һәм Чулман елгалары буйлап круиз ясаучы 254 теплоходта килгәннәр.

Елдан-ел Әтиләр көне популярлаша бара. Быел ул 19 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн рәсми рәвештә РФ Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталыкның әһәмиятен арттыру» өчен гамәлгә куелган.

Теш дәвалу хезмәтләре ирекле яисә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында да, иминият хезмәтенә керми торган шартнамә буенча аерым хезмәтләр буларак та күрсәтелә. Еш кына мондый хезмәтләр шактый бәягә төшә һәм кредитлар рәсмиләштерү сәбәбе булып тора. Шул ук вакытта теш дәвалау хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтү очраклары да очрый

Үз эшегезне башлыйсызмы? "Җиңел старт" микрофинанс продукты эшмәкәрлек дөньясына тиз һәм ышанычлы керергә ярдәм итәчәк!


17
октябрь, 2025 ел
җомга

"Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу, беренче чиратта, авыл кешеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен аларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул Алабуга районыннан Фәйзелхан Әхмәтҗановның фермер хуҗалыгын аерым билгеләп үтте. 

«Ел экспортеры-2025» Бөтенроссия премиясе нәтиҗәләре буенча конкурста 3 призлы номинация буенча Татарстан Республикасыннан 2 экспорт компаниясе җиңде.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә быел төрле белгечлекләр буенча берьюлы 14 табиб килде. 2025 елда безнең командага неврологлар, участок терапевтлары, эпидемиологлар, педиатрлар, УЗИ табибы, акушер-гинеколог, участок психиатры һәм эндокринолог кушылды. Аларның һәрберсе- Алабуга һәм район өчен кыйммәтле кадр

Шартнамәне үтәүдән баш тарту һәм акчаларны кире кайтару турында гариза языгыз. Шуны истә тотарга кирәк, сез, шартнамә буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле хезмәттән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Әгәр дә сез бер тапкыр да хезмәттән файдаланмагансыз, бер генә түләүле процедурада да катнашмагансыз икән, бернинди тотып калуларсыз тулы бәяне кире кайтаруга исәп тота аласыз. 

Әтиләр көне уңаеннан 5 нче шәһәр китапханәсе филиалында «Ялкынчык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Супер әти!» чарасы оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бәйрәм традицияләре белән таныштырдылар һәм «Ә менә минем әти...», «Мин һәм әти», «Иң төгәл атучы», «Әти теләсә нәрсә эшли ала...», «Минем оекбашым кайда? », «Әтиләргә улларыннан» уеннарын оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International