ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Без сезне язны каршы алу һәм яңарыш бәйрәме - Нәүрүзгә чакырырга шатбыз!

Алабугада яшь спортчылары дөньяның элеккеге өченче ракеткасы һәм Лондонда олимпия уеннарында бронза медален яулаган атаклы теннисчы Надежда Петрова мәктәбенең филиалында зур теннис белән шөгыльләнә. «Бердәм Россия» спорт комплексында зур теннис мәктәбе филиалы эшли, анда балалар тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә сыйфатлы белем ала.

«Балачактан килчәкне кайгыртып» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга муниципаль районының «Карлыгач» 18нче балалар бакчасы педагоглары 29нчы «Алтын балык» һәм 24нче «Чык тамчысы» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү чарасы үткәрделәр.

Социаль фонд хатын-кыз-әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Алабуга үзен халыкара туристлык сәхнәсендә танытты: Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре MITT (Moscow International Travel & Tourism)  туристлык һәм кунакчыллык индустриясенең дәрәҗәле күргәзмәсендә катнашты.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш районнарындагы территориаль бүлеге 2026 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетына укырга керү өчен укучыларны максатчан җыю турында хәбәр итә.

Үзебезнең пестицидлар базарында лидер булган «Август-Алабуга» предприятиесе календарь ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы культураларын чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткычлардан яклау өчен 29,3 млн литрдан артык продукция эшләп чыгарган, бу узган ел күрсәткеченнән шактый артып киткән.


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Ә. Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе 17 март көнне 17: 30 сәгатьтә вокал сәнгатен яратучыларны «Романсның дулкынландыргыч көйләре» романс кичәсенә чакыра.

18 март бөтен Россия өчен үзенчәлекле көн булачак! Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Кырымның Россиягә кушылуы көнендә "Россия – гаиләләр гаиләсе" бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.  Акция нәрсә турында? Россия – бердәм гаилә, анда һәр халык үз традицияләрен саклый, әмма уртак бәхет өчен бергә эш итә. Нәкъ менә әлеге берләштерүче идеягә багышланган да инде акция.

9-15 март көннәрендә Алабуга үзәк район хастаханәсендә С гепатитын профилактикалау атналыгы узды. Чараның төп максаты –  район халкына вирустан саклану чаралары турында сөйләү һәм иртә диагностикалауның мөһимлеген ассызыклау. Профилактика гомерне саклап кала ала, чөнки С гепатиты еш кына симптомсыз уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International