ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2026 ел
җомга

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны көчәйтү буенча чаралар комплексы каралды. Утырышта катнашучылар ассызыклаганча: балаларны, педагогларны һәм уку йортлары инфраструктурасын яклау – барлык кызыксынган якларның системалы якын килүен һәм үзара хезмәттәшлеген таләп итә торган өстенлекле бурыч.

Казан федераль университетының Алабуга институтында язгы өмә узды-укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар бергәләп территорияне кардан чистарттылар. Һава салкынча булуга карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Көрәкләр белән коралланып, вуз коллективы күптән түгел генә яуган кар көртләрен бик тиз җиңеп чыкты.

Алабуга муниципаль районында мәдәни мирас объектларын торгызу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара җирле бизнес-бергәлек һәм профильле экспертлар катнашында үтте. Очрашуда катнашучылар арасында мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, Алабуга дәүләт музей‑тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга шәһәре прокуроры урынбасары Юрий Васильев, шулай ук шәһәр эшмәкәрләре советы әгъзалары, район администрациясе вәкилләре һәм туристлык инфраструктурасын үстерү белән кызыксынган җирле эшмәкәрләр бар иде.

«Садко» 32нче балалар бакчасында «Балачактан ук киләчәкне кайгыртып» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында урта төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен гадәти булмаган дәрес узды. Балалар кеше хисләре дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар һәм психолог һөнәре белән таныштылар.

Алабуга районы буенча "Россия эше" кадрлар үзәгендә " Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш" махсуслаштырылган клубы катнашучылары өчен мәгълүмати чара узды. Очрашу демобилизацияләнгән сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашуда адреслы ярдәм күрсәтү өчен оештырылды.

Укырга яратучылар өчен бик яхшы яңалык: «MAX» милли мессенджерында Татарстан Милли электрон китапханәсенең чат‑боты барлыкка килде! Сервис республиканың 1505 китапханәсе һәм аларның филиаллары мөмкинлекләрен берләштерә –  хәзер төбәкнең иң бай китап мирасы тагын да якынайды һәм арзанайды.


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районында яңа балалар бакчасы төзелеше мәйданчыгында масштаблы эшләр башланды: белгечләр ленталы фундаментка бетон сала. Хәзер эшчеләр төзелешнең төп этапларының берсен башкаралар - 12 метрлы субайлар сугалар.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында ел саен уздырыла торган «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» республика фәнни‑гамәли конференциясе узды. 2012 елдан бирле үткәрелә торган чара быел Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Инде өченче көн Морт авылында мобиль поликлиника эшли. Монда Яр Чаллы белгечләре көн саен 30лап авыл кешесен кабул итә. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Волга‑Вятскуправтодор» ФКУ «Волга» М‑7 федераль трассасында хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә. Чикләүләр Тойма елгасы күпере аша чыгуга кагылачак — ул Татарстан Республикасында автомобиль юлының 1032 нче километрында урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International