ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

Террорчылыкка каршы милли комитет 2006 елның 10 мартында «Террорчылыкка каршы тору турында» федераль законның һәм Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында» боерыгының үз көченә керүенә бәйле рәвештә оештырыла

2 марттан 8 мартка кадәр Алабуга үзәк район хастаханәсендә йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт тематик атналыгы узды.

Республика халкы өчен яхшы хәбәр: безне киләсе атна ахырында кечкенә каникуллар көтә! Агымдагы елда җомга, 20 мартка туры килгән Ураза бәйрәме уңаеннан эш графигына түбәндәге үзгәрешләр кертелә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 8 мартта, шәһәрнең гуманитар штабларында күңелле очрашу булды. Чараның инициаторлары «Яшь Гвардия» яшьләр оешмасы вәкилләре. Аларга хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылды.

Дөньяда беренче «Җиңү поезды» иммерсив күчмә күргәзмәсе Татарстанга киләчәк. Казан халкы һәм кунаклары 8-10 март көннәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы кабатланмас күргәзмәне күрә алачак, аннары экспозиция Яр Чаллыга юл тота, анда 11-14 март көннәрендә булачак.


6
март, 2026 ел
җомга

Бүген "Йолдызлык" мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур һәм эмоциональ концерт узды. Чара кысаларында хатын-кызларны әлеге матур бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул гүзәл затларга язгы кәеф, хатын-кыз бәхете, игелек һәм шатлык теләде.

Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашты. Очрашу барышында башлык инициативалы һәм үсешкә омтылучы яшьләр белән танышты.

 12 мартта 11: 00 сәгатьтә АМР Советының кече залында  (Нефтьчеләр проспекты, 30) район башлыгы Рөстәм Нуриев эшмәкәрләр белән очрашачак.

Татарстанда «Россиянең ел тәрбиячесе» конкурсы мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү системасында төп корал булып тора һәм тәрбиячеләрнең иҗади активлыгын арттыру чарасы буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хуплана. 

​Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге җитештерүдә зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февральдә республикада яшәүче 31 кеше яңа автомобиль ачкычлары алды. Шулар арасыннан 8 кешегә LADA Vesta автомобильләре тапшырылды, 23 кеше LADA Granta автомобильләре алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International