"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аутизм һәм менталь сәламәтлеге бозылган 14+ балаларны көндезге бүлектә вакыт уздырырга чакыра! Программада: социаль-мохиткә җайлашу,
13 март көнне 1нче музыка мәктәбендә "Шагыйрь һәм музыка" V бөтенроссия музыка һәм шигырь фестивале узачак. Концерт Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана. Фестиваль программасында "Шагыйрь һәм музыка" музыка һәм шигырь фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак.
Әгәр барлык таләпләр һәм шартлар үтәлсә (мәсәлән, объект урнашкан урын буенча Башкарма комитетта алдан килештерү алынган, барлык кирәкле документлар әзерләнгән), бинаны башка статуска (торак яки торак булмаган) күчерү һәм яңадан планлаштыру/үзгәртеп кору турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша да бирергә мөмкин.
Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен Россия Почтасы Max мессенджерында махсус чат-бот эшләтеп җибәрде. Ул почта бүлекчәләренә кермичә генә төп бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
12 мартта 11.00 сәгатьтә АМР Советы бинасында (Нефтьчеләр пр, 30 йорт) Алабуга муниципаль районында урнашкан мәдәни мирас объектларын саклап калу мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Николаевич Гущин катнашында үтә.
"Халык инспекторы": гражданнар юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны смартфон аша теркәп, акча ала алачак. Татарстанда "Халык инспекторы" мобиль кушымтасын тестлаштыруны башлап җибәрделәр. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны смартфон камерасына төшерергә һәм материалларны ЮХИДИга җибәрергә мөмкинлек бирә.
2009 елдан ТР Хөкүмәте ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «ТР Иҗади яшьләр академиясе» регионара иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика проектын тормышка ашыра.
Казан федераль университетының Алабуга институтында беренче язгы өмә узды. Чарада югары уку йорты укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары актив катнашты. Өмәдә катнашучылар көрәкләр белән коралланып, бердәм рәвештә эшкә тотындылар. Уртак көч белән алар институт территориясен тәртипкә китерделәр һәм юлларны чистарттылар.
Дуслар, исегезгә төшерәбез, быелдан Россиядә кишәрлектә үскән балтырган өчен җир участогы хуҗаларына штраф сала башлаячаклар. 2026 елның 1 мартыннан башлап кишәрлек хуҗалары балтырган һәм башка куркыныч инвазив үсемлекләргә каршы көрәш чараларын күрергә тиеш.
Кече торак пунктларында өй интернетына ихтыяҗлык турында сорау алу тәмамланып килә. Цифрлар министрлыгы дәүләт элемтәсенең база инфраструктурасын булдырган, әмма әлегә өй интернетына кереп булмый торган авыллар да бар. Сораштыру шундый торак пунктларда яшәүчеләр арасында үткәрелә.