ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

8 март Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлый, ә 9 мартта үзләренең гадәти расписаниесе буенча клиентларга хезмәт күрсәтүне дәвам итә.

"Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү" ҖЧҖ белгечләре Нефтьчеләр проспектындагы "Лагуна" сәүдә үзәге янындагы парковканы кардан чистартты. Әмма эшләр барышында кыенлыклар килеп чыкты, чөнки монда кар астында калган машиналар тора.

Узган атна Алабуга хоккее өчен сезонда иң нәтиҗәле уеннар узды. Шәһәр командалары төрле турнирларда ышанычлы чыгыш ясап, һөҗүм итүче хоккей, югары тизлек һәм характер күрсәттеләр.

Сезнең белән бергә, кадерле хатын-кызлар, без аны ачарбыз да! Сезне 5 мартта 11:00 сәгатьтә «Барс» яшьләр үзәгендә узачак кызыклы чарага чакырабыз. Бу – матурлыкка, эчке көчкә һәм илһамга багышланган көн.

«Хезмәт» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проекты чыкты. Җиңү өчен алар бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез, Татарстан проектлары өчен тавыш бирик

2 марттан 6 мартка кадәр Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ГТО нормативларын кабул итү узачак. Барлык теләүчеләрне спорт бәйрәменә  “Әни белән бергә ГТО” девизы астында кушылырга чакырабыз.

4 мартта 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Әминов Илшат Юныс улы гражданнарны кабул итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә электр һәм сөйләм сиреналары эшли башлаячак, ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәрләрне тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.

10 марттан 27 мартка кадәр сез шәһәргә бармыйча гына Яр Чаллыдан (5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе) тар белгечләрдә тикшеренү уза аласыз. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген шәһәр планеркасында Алабуга укучыларына «Күңелле стартлар» муниципаль уенының чаңгы узышларында җиңгән өчен сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында «Махеев» хәйрия фондының башкарма директоры Илдар Галиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International