«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан патриотик юнәлештәге «Герой яңашә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы игълан ителде.
Бүген Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр прокуроры Айрат Низамиев белән шәһәрнең тарихи өлешен карап чыктылар. Алар хосусый милектәге мәдәни мирас объектларының торышын тикшерде. Кайбер милекчеләргә әлеге объектларны саклап калу буенча дәгъвалар бар.
Россия Федерациясе Герое А. Н Епанешников исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды, анда Алабуга районы буенча кадрлар үзәге җитәкчесе катнашты. Очрашуның төп темасы «максатчан укыту» сервисы эшчәнлеге. Бу яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү һәм маршрутлаштыруның мөһим коралы.
Безнең заманда үз менталь сәламәтлегеңне саклау аеруча мөһим, әмма бу һәрвакытта да килеп чыкмый, чөнки кайчак проблемаларың һәм борчуларың турында сөйләү авыр. Бу очракта һөнәри психологик ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә соң?
Чемпион спорт комплексында «Мастерс» категориясендә йөзү буенча абсолют беренчелектә ачык республика ярышлары старт алды.
2026 елның 12 февраленнән республика кинотеатрларында «Кара урман» нәфис фильмы прокаты башлана. Картина герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көрәштәшләренең фаҗигале язмышы турында. Премьера шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган.
2026 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча республикада иң күп укучы район булып Әлки районы танылды. Анда яшәүче һәр 1 000 кешегә 595 басма комплекты яздырган. Рейтингта икенче урынны Актаныш районы алды, анда һәр 1 000 кешегә 588 басма алына. Лидерлар өчлегенә шулай ук 1 000 кешегә 430 басма күрсәткече белән Кайбыч районы да кергән.
Россиядә җәмәгать урыннарында дрифт тыела, чөнки бу куркыныч йөрү һәм законсыз булып санала. Хокук бозу РФ Җинаять кодексының 267.1 маддәсе белән көйләнә — «Транспортны имин эксплуатацияләүгә янаучы гамәлләр».
Экспертлар җинаятьчеләрнең яшүсмерләрне, өлкәннәрне һәм зур яшьтәге кешеләрне алдаганда нинди алымнар куллануын санап чыктылар.
22 һәм 23 гыйнварда «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында «Россиянең Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссия конкурсы һәм «Иң яхшы туган тел укытучысы» конкурсының төбәк этабының зона туры узды.