8 Мартка шәһәр халкын укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм репетиторларга Рәхмәт әйтергә чакырабыз.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ММЧ һәм блогерлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу уздырды. Ачык әңгәмә барышында башлык журналистларның сорауларына җентекләп җавап бирде, территория үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте һәм якын киләчәккә планнар турында сөйләде.
Метеорологлар фаразлавынча, Татарстанда 24 гыйнварда төнлә һәм иртән температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Термометр баганалары -25...-30 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -35 граудска кадәр җитәргә мөмкин.
"Төнге бүреләр" һәм "Төнге Валькириялар" мотоклубларының Алабуга бүлекчәләре сезне онытылмаслык вакыйгага чакыра. Программада: мастер-класслар, ярминкәләр, чыгышлар, музыка һәм фокуслар!
Социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз!
Үткәрү вакыты: 2026 елның 14 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр.
2025 елда Алабуга үзәк район хастаханәсе 19 яңа табиб белән тулыланды, шуларның бишесе – укудан соң районга “юнәлеш” буенча кайткан. Узган ел 12 яшь табибка 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди түләү тапшырылган.
«Ватанны саклаучылар» фонды инде 2,5 ел махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итә. Геройлар һәм аларның туганнары төрле сораулар буенча «бер тәрәзә» режимында мөрәҗәгать итә ала.
Бу атнада Алабуганың 2 нче мәктәбе укучылары сәламәтлек турында кыйммәтле белемнәрне балалар поликлиникасы фельдшеры Алеся Сәлимуллинадан алдылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырылды.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елның соңгы аенда сатып алу-сату килешүләре нигезендә хокуклар күчү саны ноябрь белән чагыштырганда 44% ка һәм 2024 елның декабре белән чагыштырганда 15,5% ка арткан.