ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 ел башында ТР буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан гомуми мәйданы 345024.7 кв. м булган 99 күпфатирлы йорт Дәүләт кадастр исәбенә куелган. Узган ел йомгаклары буенча 133 күпфатирлы йорт кадастр исәбенә куелган булган.   Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында гомуми мәйданы 82,6 млн. кв. м булган 23 333 күп фатирлы йорт турында мәгълүматлар бар.


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча үстерү чаралары комплексын оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе һәм “Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе” өлкәара иҗтимагый оешмасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

Бүген шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Рәхмәт хатлары тапшырды.

1 ноябрьдә Алабуганың “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә арендага алу пункты эшли башлады. Беренче кирәкле әйберләрне алу хокукына яшь ярымга кадәр балалар тәрбияләүче ата-аналар ия, алар айлык пособие алырга һәм түбәндәге таләпләрне үтәргә тиеш

КФУның Алабуга институты барысын да ел саен үткәрелә торган «Фән төне» акциясенә чакыра! Чәршәмбе, 19 ноябрьдә сәг. 18:30дан 20:00гә кадәр университет ишекләре барлык алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ачык.

“Ышаныч” социаль ярәм күрсәтү үзәге белгечләре гаиләләргә һәм балаларга куелган максатларына ирешергә булышалар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә без тәрбияләнүчеләр өчен социаль адаптациянең шәхси программаларын булдырабыз.

20 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Ә.Бакиров исемендәге 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә "Классика буяулары" мәгърифәтчелек проектының чираттагы иҗади кичәсе уза. Чараның төп темасы композитор Я.Френкель иҗатына бәйле, аның тууына 105 ел 21 ноябрьдә билгеләп үтелә.

" Алабуга" МИЗ " АҖ хәбәр итүенчә, 18 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Мәскәү урамы, 52 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, берничә адрес буенча салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.

2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Россия Почтасы тышкы цифрлы янаулар мониторингы сервисы ярдәмендә 44 фейк сайт һәм 214 Telegram-ботны ачыклаган һәм япкан. Алар барысы да федераль почта операторы брендын кулланып, халыкны алдау өчен адресатларның шәхси мәгълүматларын алырга тырышканнар. Мондый мәгълүматларны киберкуркынычсызлык өлкәсендә махсуслашкан «Солар» компанияләр төркеме китерә.

Тиздән, 2025 елның 1 декабрендә, милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга, шик булган очракта, үзләренең күчемсез мөлкәт объектлары буенча мәгълүматны төгәлләштерергә киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International