ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Россия Почтасы тышкы цифрлы янаулар мониторингы сервисы ярдәмендә 44 фейк сайт һәм 214 Telegram-ботны ачыклаган һәм япкан. Алар барысы да федераль почта операторы брендын кулланып, халыкны алдау өчен адресатларның шәхси мәгълүматларын алырга тырышканнар. Мондый мәгълүматларны киберкуркынычсызлык өлкәсендә махсуслашкан «Солар» компанияләр төркеме китерә.

Тиздән, 2025 елның 1 декабрендә, милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга, шик булган очракта, үзләренең күчемсез мөлкәт объектлары буенча мәгълүматны төгәлләштерергә киңәш итә.

Сезне Алабуга муниципаль районының «Ел волонтеры – 2025» конкурсында катнашырга чакырабыз. Бу үзеңнең актив тормыш позициясен күрсәтү, казанышлар белән уртаклашу һәм башкаларны игелекле эшләргә рухландыру өчен менә дигән мөмкинлек.


17
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа башланганнан бирле Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән.

«Сыйфат атналыгы» кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә Алабуга районы КФҮ филиалында халыкка консультация үткәрделәр. 

Шикле әйберләр табылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез.

19 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә төбәк конкурс-фестивале узачак. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм «Совет җырларыннан күңелгә җиңел» дип атала.

Әлеге программа ярдәмендә 14 яшьтән алып 22 яшькәчә Россия гражданнары мәдәни чараларга йөри, театр тамашалары, концертлар, күргәзмәләр һәм хәтта кино белән ләззәтләнә ала! Кинотеатрларга йөрүгә 5000 сумлык гомуми лимиттан 2000 сум тотарга мөмкин.

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Станислав Романовский исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышына багышланган чара узды. Чарада катнашучылар халык авыз иҗаты, Бөек Ватан сугышына багышланган җырларны искә төшерде, сугыш, солдат көнкүрешен, хисләрне, хыялларны һәм өметләрне чагылдырган җырлар турында үз күзаллауларын киңәйттеләр.

Узган шимбәдә 8 нче ноябрьдә «Барс» яшьләр үзәгендә «Күңел көзгесе» музыкаль-шигъри кичәсе узды, анда Алабуга шәһәренең егермедән артык шагыйре һәм музыканты катнашты. Әлеге проектның үзенчәлеге шунда ки, ул төрле яшьтәге һәм юнәлештәге иҗади кешеләрне берләштерә. Анда мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International