Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләү хокукына аз гына тупланмалар суммасы булган гражданнар ия. Узган елда гына да шундый түләүне Татарстан Республикасында 13 мең кеше рәсмиләштергән.
Җиңү көне алдыннан Алабугада 100 яшен тутырган сөйкемле алабугалы Анастасия Евграфовна Дудкинаны хөрмәтләделәр. Ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән хөрмәтле кунаклар Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Попов, Һөнәри берләшмә рәисе Румия Резвякова һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котладылар.
Сезне чын күңелдән «Музейда музыка» музыкаль-агарту проекты кысаларында узучы «Ватан нәрсәдән башлана?» дип аталган махсус чарага чакырабыз.
Татарстанда «Курше» фестиваленең өченче сезонына старт бирелде. Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла
24 апрель көнне Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты кысаларында интеллектуаль һәм күптөрле үсеш бозулары булган кешеләрне социальләштерүгә һәм эшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән Милли республика фестивале узды.
26 апрельдә Алабуга Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы – шагыйрьнең яңартылган скверында узды. Бу көнне сквер бәйрәм рухы белән тулды: татар җырлары, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, ә катнашучыларның милли киемнәре бердәмлек һәм мәдәни мирасны хөрмәт итү рухын тудырды.
Алабугада Чернобыль АЭСында килеп чыккан аварияга багышланган хәтер митингы узды. Быел кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәт килеп чыкканга 40 ел тулды. Чарада катнашучы мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, волонтерлар һәм җәмәгать активистлары һәйкәл янында фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә һәм аварияне юк итүдә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән җыелдылар.
27 апрельдән «Дружба», «Весна» һәм «Нефтяник» бакчачылык ширкәтләренә кадәр автобуслар йөри башлады. Алар «Ленин мәйданы» тукталышыннан чигенә. Юл бәясе - 45 сум.
Алабугада «Шишкин киңлекләре» сулык һәм ландшафт паркын төзүнең мөһим этабы башлана. Эшләр башланганчы алабугалылар проектка үзгәрешләр кертә ала. 27 апрельдә 18:00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык ур., 77) проект буенча иҗтимагый фикер алышулар уза.
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.