Югары уку йортында тәрбияләнүчеләр Казанда күренекле нәтиҗәләр күрсәттеләр, ә икесе Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Бу хакта КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабугада Россия Федерациясе субъектлары башлыклары- Россия Инновацияле регионнар ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәислегендә, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, кече технологик компанияләр вәкилләре катнашында узды.
Морт мәктәбендә Морт участок хастаханәсе шәфкать туташы Фазлыәхмәтова Гөлчәчәк Равил кызы "Грипп һәм аны профилактикалау" темасына лекция үткәрде. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
8 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә "Йолдызлык" мәдәни үсеш үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ватаныбыз җырлары" дигән концерт узачак. Ветераннарны, пенсионерларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне шәһәрнең иҗат коллективлары һәм җырчылары концерт программасын карарга чакырабыз.
Продукт Россия Ислам институты һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшләнгән. Ташламалы продукт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан хупланган һәм ислам нормаларына туры килә.
“Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү үзәеге социаль хезмәткәрләре махсус ярдәмгә мохтаҗ булган тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү өчен “Җылы йорт” хәйрия акциясе уздырды
6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Алабуга районында масштаблы акция — Көзге игелек атнасы уза! Без һәр волонтерны һәм битараф булмаган кешене бу мөһим хәрәкәткә кушылырга чакырабыз. Бергә без башкаларга файда китерә һәм дөньябызны яктырак итә алабыз!
28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Владивостокта «Россиянең музей маршрутлары» федераль проекты сессиясе уза, анда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков «Балалар темасы түгел: технологияләр буыны музей хәрәкәте траекториясен ничек иярләде? Алабуга Эврикасы» темасына доклад белән катнаша
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хөрмәтле ветеран, Бөек Ватан сугышында катнашучы Кирилл Степанович Тимряковны 100 яшьлек юбилее белән котлады
2025 елның 2 октябрендә Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Алабуга муниципаль районы эшмәкәрләре өчен семинар-киңәшмә узды. Чарада 50дән артык кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук профильле оешмалар белгечләре катнашты